Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Кыйммәтледән кыйммәтле – кеше гомере

Үткән атнада булып узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда эш урыннарында имгәнүләргә бәйле вәзгыять һәм һәлакәтләрне киметү буенча күрелә торган чаралар мәсьәләсендә хәлне тамырдан үзгәртүне таләп итте.

Әлфия МОСТАФИНА.

Производствода кешеләр һәлак булу, сәламәтлекләренә зур зыян салыну очраклары буенча авыл хуҗалыгы тармагы иң проблемалысы булып кала бирә: быел гыйнвар-июнь айларында гына да 11 кеше эштә һәлак булган һәм бу, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 4 мәртәбәгә артык. Төзелеш өлкәсендә дә хәл бик катлаулы. Агымдагы елның беренче яртысында биредә эш вакытында 14 кеше фаҗигагә юлыккан һәм һәлак булучылар саны былтыргыдан 2 тапкырга (2011 елда - 6) күбрәк. Шулай ук эшкәртү тармагы да хәтәрлек буенча куркыныч "өчлек"тә: быел 9 кешенең гомере эштә өзелгән, былтыр исә 8 булган.

"Хезмәт урыннарындагы имин­лек мәсьәләсендә рес­пуб­ликада хәлләр һаман да катлаулы", - ди ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин. Министр аерым мисалларга да тукталды. Казан - бу өлкәдә куркыныч лидер: быел ярты елда 11 кеше һәлак булган һәм шуларның 7се биектән егылып төшкән. Егылып төшүчеләрнең күпчелеге - төзелештә, шул исәптән түбә япканда һәм биектә монтажлау эшләре башкарганда, лифт төзәткәндә, кышын түбәне кардан арындырганда фаҗигале үлемгә дучар булган. Гомумән, эш урынында кеше үлеменә китергән 47 очрак булган, бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 8гә күбрәк. Барлыгы 1227 җи­тәкче-белгеч җавапка тартылган һәм аларга 4,7 миллион сумлык штраф салынган. Эштә кешеләр үлеме һәм сәламәтлегенә авыр зыян салыну буенча прокуратурага 170 очракка материаллар әзерләп бирелсә дә, аларның икесенә генә җинаять эше кузгатылган.

Бөгелмә муниципаль районы бу өлкәдә - "лидер"­лар рәтендә. Узган ярты елда җитештерү сферасында 6 бә­хетсезлек оч­рагы теркәлгән, шуның 5есе фаҗигале үлем белән тәмамланган. Алар буенча тикшерүне составында муниципаль район башкарма комитеты вәкиле, хезмәтне саклау буенча координация советы членнары, Бөгелмә профсоюзлар федерациясе җитәкчесе булган комиссия алып бара. Һәм шуңа бәйле рәвештә, 2012 елның 6 ию­лендә шәһәрнең барлык оешма-предприятиеләрендә Бердәм хезмәт көннәре уз­дыру турында карар кабул ителде. Ул һәр айның соңгы җомгасына билгеләнде. Бу чараны оештыру башкар­ма комитетның катгый кон­тролендә торачак.

Һәр бәхетсезлек очрагын тикшерү шуны күрсәтә: эшче-хезмәткәрләрнең эш урынында исерек булуы; аларның шәхси саклану чараларыннан файдаланмавы; предприятие җитәкчесе тарафыннан эшнең хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтеп оештырылмавы; кай­­­бер предприятиеләрдә хез­мәтне саклау службасының булмавы. Ә боларның барысы да, үз чиратында, производствода хезмәт куркынычсызлыгына контрольнең йомшавына китерә.

Чыгышларны тыңлаганнан соң хөкү­мәт җитәкчесе, үзенең канә­гатьсезлеген белдереп, аяныч хәлгә китергән сәбәпләрнең 90 проценты эш бирүченең хезмәттә иминиятлеккә юнәл­дерелгән җитди чаралар күр­мәвеннән икәнен ассызыклады. "Конкрет кешеләрнең, конкрет затларның кеше иминлеге мәсьәләсенә бармак аша каравы, җавапсызлыгы бу!

47 ке­шенең үлеме өчен 4,7 миллион сумлык штраф салыну - ул әле җаваплылык түгел!" - дип, Премьер-министр федераль күзәтчелек хезмәтләренең рес­публикадагы органнарыннан, тармак министрлыкларыннан, социаль иминиятләштерү фонды һәм профсоюзлардан, муниципаль җитәкчеләр һәм эш бирүчеләрдән бу өлкәдә эшне уңай якка тамырдан үзгәртү юнәлешендә нәтиҗәле эш та­ләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: гомер