Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Чүп үләне баскан кырлар булмаячак!

Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катгый чыгыш ясады.

"Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен тиешле эшкәртүләрсез 1 килограмм орлык та басуга эләгергә тиеш түгел", - диде ул шимбә көнне узган видеокиңәшмәдә.
Республикада Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме бе-лән сәнәгать орлыкчылыгы системасы булдырылган. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Россиянең селекция үзәкләре - орлыкчылык хуҗалыклары, Татарстан Республикасы орлык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәлеп ителгән. Әлеге эш республика предприятиеләрен тиешле күләмдә авыл хуҗалыгы культураларының перспектив сортлы орлыклары белән тәэмин итәргә булышачак икән. Бүгенге көндә 62 хуҗалык орлыкчылык статусына ия булган.
Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов: "Югары маржиналь культуралар программасын гамәлгә ашыруның уңышы (орлыкка дигән кукуруз, рапс, көнбагыш, соя) күпчелек очракта хуҗалыкларның югары сыйфатлы орлык материалларын сатып алуларыннан тора. Алар бездә тулысынча диярлек читтән алыналар. Контрафакт товарны кертмәскә кирәк. Тиешле механизм бездә бар", - дип белдерде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса