Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Чия бакчасы күкрәп үсәр (фотолар)

Бөгелмәдә Чаңгы базасы территориясендә Чия бакчасы утыртылды. Татарстанда “Урман атнасы–2019” акциясе узды. Акция барышында иреклеләр 1,5 миллион төп агач утыртты, шул исәптән – нарат, европа чыршылары, себер карагайлары, юкә, гади миләшләр һәм башка сортлар.

Бөгелмәдә беренче массакүләм агач утырту 5 октябрьдә узды. Аларның берсе ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Урман атнасы–2019 акциясе барышында Бөгелмә урманчылыгы ДКУ бюджет оешмаларына һәм учреждениеләренә, авыл җирлекләренә бушлай утырту материалы тараттылар. Якын-тирә территорияләрне төзекләндерергә теләүчеләр шулай ук урман хуҗалыгында агачлар сатып алды.

Шәһәр һәм район депутатлары, Бердәм Россия партиясенең җирле бүлеге әгъзалары, Яшь гвардия оешмасы активистлары, студентлар һәм битараф булмаган кешеләр Соколка тавында яшь нарат һәм миләш үсентеләрен утырттылар, анда тиздән, Бөгелмә үзәге активациясе проекты кысаларында, күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

Чия бакчасы “Чаңгы базасы спорт комплексы территориясендә – чаңгы трассасы башында ук барлыкка килде. Шәһәрнең муниципаль хезмәткәрләре – мэрия, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре 100дән артык җиләк-җимеш үсентеләре утырттылар. Моннан тыш, мәйданчыкта слива һәм нарат та утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, Республика табигатьне саклау акциясе кысаларында, тармак белгечләре агач утырту, урман фонды территориясен чистарту, урманнарда ял итү урыннарын төзекләндерү, янгынга каршы һәм урман саклау тематикасына аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру, урман үсемлекләре орлыкларын җыю эшләрен башкарды һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә экологик дәресләр үткәрде.

Тулаем алганда, акция кысаларында, Бөгелмә һәм район территориясендә 12 меңнән артык агач утыртылды. Ул 12 октябрьдә тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса