Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Чит ил байкерлары – Бөгелмәдә

12 август көнне 16 чит ил байкерыннан торган мотоцикллар колоннасы Бөгелмә аша узды. Бирегә алар төшке аш ашарга тукталды. Мотоциклда йөрергә яратучылар Ригадан Гонконгка юл тота икән. Мотобайкны Американың "Айрес Адвенчер" компаниясе оештырган. Байкерлар дөнья күрергә чыккан. Алар арасында Казакъстан, Монголия, Кытай, Франция, Малайзиядән килүчеләр бар. Россияне бердәнбер хатын-кыз Светлана...

Иң өлкән байкерга - 75 яшь. Вашингтон штатыннан килгән Мэри Джейн Россиядә беренче тапкыр гына. "Искитмәле ил, шундый матур, шундый гүзәл. Мондагы чисталыкка, елмаеп торган кунакчыл кешеләргә сокланып туя алмыйм. Шундый тәмле ашаталар сездә! Әле тагын киләчәкмен бирегә", - ди ул, эмоцияләрен яшерә алмыйча.
Байкерларны Бөгелмәгә җирле мотоклуб вәкилләре чакырган. Алар мотоциклда йөрергә яратучыларны озатып та калды. Тур 69 көнгә планлаштырылган.
Бу байкерларның юлда уздырган 12 нче көне иде.
Очрашудан - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса