Чисталык дәресе
27 сентябрьдә шәһәребезнең 2 нче лицеенда "Урок чистоты" дигән исем астында республика экология-агарту акциясе булып узды. Бу чара кысаларында "Единство и противоречия Человека и Природы" дигән "түгәрәк өстәл" һәм 2 нче сыйныфларда "Планета заболела" дип аталган уен-дәрес оештырылган иде.
Наталья БРОННИКОВА,
2 нче лицей директорының
фәнни эшләр буенча урынбасары.
"Түгәрәк өстәл" эшендә Бөгелмә экология-биология үзәге директоры Н.Кошкарева, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, лицейның "Эврика" башлангыч белем бирү учреждениесе укучылары һәм педагоглар катнашты. Алар яшьләрнең экология культурасы, кешенең экологик нигезләнгән хәрәкәте, үсеп килүче буынны экология проблемаларын чишүгә тарту кебек мөһим мәсьәләләрне тикшерделәр.
Лицей укучылары Рената Рәхимова, Ренат Лотфуллин, Наталья Тарасова, Андрей Аристов, Анастасия Корнеева, Ләйсән Урманчиева, Диләрә Сираҗиева, Ангелина Золотарева, Ирина Христофорова "Сделаем наш город чище" волонтерлык хәрәкәтенең эшчәнлеге, шәһәр сулыкларының торышын, азык продуктларының сыйфатын, Бөгелмә районы табигате һәм хайваннар дөньясын өйрәнү һәм тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Лицей директоры Геннадий Иванов (рәсемдә) лицейда укучыларның мәк-тәп территориясен тәртипкә китерүдә системалы эшләвен ассызыклап, уку йорты лесничествосының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте.
2 нче сыйныфларда узган "Планета заболела" дигән уен-дәрес барышында укучылар, төркемнәргә бүленеп, экологик мәсьәләләр чиштеләр, презентация әзерләделәр, дәрес ахырында алар аны яклады һәм уңышлы чыгышлар нәтиҗәсендә балалар планетабызны "саклап" калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа