Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан бөгелмәлеләр хөрмәтенә Хәтер стенасы ачылды

23 сентябрьдә - Төньяк Кавказда барган Локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда хәбәрсез югалган һәм һәлак булганнарны искә алу көне алдыннан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып узды. Шул ук көнне биредә Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан бөгелмәлеләр хөрмәтенә Хәтер стенасы ачылды. Митингка җирле хакимият вәкилләре, депутатлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары,...

23 сентябрьдә - Төньяк Кавказда барган Локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда хәбәрсез югалган һәм һәлак булганнарны искә алу көне алдыннан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып узды. Шул ук көнне биредә Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашкан бөгелмәлеләр хөрмәтенә Хәтер стенасы ачылды.

Митингка җирле хакимият вәкилләре, депутатлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби конфликтларда һәлак булганнарның якыннары, бергә хезмәт иткән иптәшләре, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән иде.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, Чернобыль АЭСындагы шартлаудан килгән зыянны бетерер өчен Бөгелмәдән беренчеләрдән булып киткән запастагы подполковник Михаил Рыбкин, сугышчы-интернационалист, "Хәтер" клубы җитәкчесе, запастагы майор Леонид Прошин һ.б., моннан 30 ел элек булган әлеге фаҗигале көннәрне искә төшереп, мондый катастрофалар, глобаль бәла-казалар башка кабатланмасын иде дип теләделәр, якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклаштылар. Барлык җыелган халык бер минутлык тынлык белән каһарманнарыбызны искә алды, аннары стенага чәчәкләр салды.

Чыгышларның барысы да, тирән мәгънәле итеп төзелгән программа нигезендә, театрлаштырылган күренешләр, патриотик җырлар белән күркәм үрелеп барды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса