Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Чехия–Татарстан хезмәттәшлеге

Чехия компанияләре технологик яктан һәм фәнни казанышларга нигезләнгән булуы белән аерылып тора. Татарстан Чехия бизнесының, уртак проектлар кысаларында һәм үз производстволарын булдырып, республика территориясендә эшләве белән кызыксына. Чехия сәнәгать һәм сәүдә минис-тры Мартин Куба белән очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда әлеге илнең эшлекле даирә вәкилләре, сәүдә-сәнәгать...

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Чехия арасындагы икътисади, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең
8 нче пленар утырышын уздыру урыны итеп Казанны сайлаулары өчен Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба һәм РФ икътисади үсеш министры Игорь Слюняевка рәхмәт белдерде.

Гомумән алганда, Президент Татарстан-Чехия мөнә-сәбәтләре үсешен, уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышын уңай бәяләде. Бүгенге көндә мондый проектлар авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, фармацевтика, төзелеш өлкәләрендә тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов IT-өлкәдә дә хезмәттәшлек вариантларын билгеләргә тәкъдим итте.

Мартин Куба, үз чиратында, Чехия ягының Татарстан-Чехия уртак проектларына ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Министр Рөстәм Миңнехановны Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре белән берлектә Чехиягә чакырды. Аның фикеренчә, җавап сәфәре ике республика арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга, Чехия эшмәкәрләренә Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен презентацияләргә юл ачачак. Яклар Татарстан эшлекле делегациясенең җавап сәфәрен 2013 елның икенче кварталында оештырырга килештеләр.

Мартин Куба нанотехнологияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекне кызыклы һәм перспективалы юнәлеш дип саный. Ул киләсе елга сәфәр вакытында Татарстан делегациясе составына нанотехнологияләр белән шөгыльләнүче фән әһелләрен, студентларны да кертергә тәкъдим итте.
Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре очрашу вакытында Татарстанда гамәлгә ашырыла һәм планлаштырыла торган уртак проектлары хакында сөйләде. Чехиянең экспорт банкы вәкиле, мәсәлән, банк җитәкчелегенең Татарстан белән хезмәттәшлек потенциалын югары бәяләвен, респуб-ликада үз эшен оештырырга ниятләгән чех компанияләренә ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде. Чираттагы бердәм проект - Бөгелмә муниципаль районында дуңгызлар үрчетү комплексы төзелеше. Татарстан ягыннан "Ак Барс" холдинг компаниясе бу проектта партнер сыйфатында катнашырга теләк белдергән.
Рөстәм Миңнеханов белән Мартин Куба шулай ук туризм, кунакханә һәм сәүдә өлкәләрен-дә багланышларны көчәйтү мөмкинлекләрен карады.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса