Алга карап фикер йөртик
29 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауга кагылышлы төп программа буенча 4222,38 миллион сумлык эш башкарылган. Бу еллык планның 96,92 процентын тәшкил итә (Бөгелмә муниципаль берәмлегендә бу күрсәткеч - 95,93 процент, ягъни 186,3 миллион сумлык). Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин 31 август көнне...
Әлфия МОСТАФИНА.
Республика буенча 717 йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. 31 муниципаль берәмлек исә быелгы программага кертелгән йортларда ремонт эшләрен тулысынча башкарып чыккан. Шуларның 11е документлары буенча да исәп-хисап ясауны тәмамлаган.
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Сибгатуллин моңа кадәр Казан шәһәре, Менделеевск, Бөгелмә районнарында графиктан артта калу күзәтелүен, ә соңгы ике атнада аларның да графикка чыга алуын ассызыклады.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында төзекләндерелгән йортларның нибары 229ының гына Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителүен билгеләп узды (Бөгелмә муниципаль районында планда каралган 50 күпфатирлы торакның 41ендә эш тәмамланса да, шуның 8ен генә дәүләт торак инспекциясе кабул итеп алган). 43 йортта башкарылган эшләрнең сыйфатына дәгъвалар бар. Кайберләрендә исә эксплуатация мәсьәләләре буенча дәгъвалар табылган (мәсәлән, йорт территорияләре чистартылмаган һ.б.). Президент бу юнәлештә эшне көчәйтергә, планны вакытында үтәп чыгарга чакырды.
Быел Татарстанда 72 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелергә тиеш. Бүгенге көндә план нигезендә монтажлау эшләре 18 ФАПта тәмамланырга тиеш булса да, чынлыкта 9 пунктта гына тәмамланган. Шуларның берсе - безнең Таллы Бүләк авылында.
Инде әйткәнебезчә, әлеге офисларны монтажлау эшләрен "Азнакай Нефтемаш заводы" башкара. Модульләр әзер булуга карамастан, предприятиедә бригадалар саны җитмәгәнгә, җыю эшләрен вакытында өлгертә алмыйлар, эшләр графиктан шактый калыша.
Президент бу уңайдан ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховтан аңлатма бирүен таләп итте. Республиканың баш табибы проблеманы хәл итү өчен тиздән җәмгыятьнең Казанда филиалы ачылачагын хәбәр итте.
Гамәлдәге ФАПларны капиталь ремонтлауга килгәндә, монысында проблема юк икән. 28 районда 130 фельдшер-акушерлык пунктында капиталь ремонт эшләре инде тәмамланган.
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында - 1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы барышында дәвам иттерелә. "Киләсе елда яңа мәктәпләр төземибез, ремонт таләп ителгәннәрен төзекләндерәчәкбез. Күләме быелгыдан ким булмаячак", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Баш инвестиция-төзелеш идарәсен, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгын 2013 елга әзерлек эшләрендә актив булырга чакырды.
Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән, җир кишәрлекләре сорап, 18 меңгә якын гариза кергән. Гаризаларның 11 проценты электрон формада юлланган. Бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде. Ул күп балалы гаиләләргә каралган җирләрне кадастр хисабына куюда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының сентябрь дәвамында районнар белән актив эшләве кирәклеген искәртте.
Президент җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең, аеруча шәһәрләрдә, катлаулы мәсьәлә булуын әйтеп, аны хәл итүне озакка сузмаска киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа