Быел Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннары киметелә
Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е - дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән...
Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шул исәптән 124е - дәүләтнеке булмаган вузларда. Хәзерге вакытта 61,4 мең студент (югары белем алучыларның 38 проценты) бюджет хисабына укый.
Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов китерде. Ул билгеләп узганча, быел бюджет урыннарының якынча 1 меңгә кимүе күзәтелә. Бюджет урыннарының саны, 17-30 яшьлекләрнең гомуми санына бәйле рәвештә, махсус методика ярдәмендә билгеләнә.
Быел республикада 15 мең 867 укучы мәктәпне тәмамлый. Аларның күпчелеге вузларга керергә ниятли. Хәзерге вакытта Татарстанда 29 югары уку йорты исәпләнә, шулардан 16сы дәүләтнеке. Моннан тыш, республикада вузларның 32 филиалы белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аларның 21е - дәүләтнеке.
Министр сүзләренчә, югары белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең яңа тәртибе РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы боерыгы белән расланган. Элек кабул итү тәртибе ел саен раслана торган булса, хәзергесе даими нигездә гамәлдә булачак.
Абитуриент укырга керү өчен гаризаны күп дигәндә 5 вузга тапшыра ала. Һәркайсында конкурста катнашу мөмкинлеге булган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре саны 3тән артмаска тиеш.
Барлык вузларның абитуриентлардан документларны 20 июньнән дә соңга калмый кабул итә башлавы шарт. Укырга кергәндә иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә сынаулар нәтиҗәләре буенча документларны кабул итү 7 июльдән, уку йорты тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган башка төр сынаулар нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән (инвалид-балалар, чит илләр гражданнары, һөнәри белем базасында) 10 июльдән дә иртәрәк төгәлләнергә тиеш түгел. Югарыда телгә алынган сынауларны узмаган абитуриентлар документларын 26 июльгә кадәр тапшыра алачак. Магистратура программалары буенча кабул итү исә 10 августтан да иртәрәк төгәлләнергә тиеш түгел.
Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа