Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бурычлыларны канализациядән мәхрүм итәчәкләр

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган кешеләргә каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле яңа ысулы табылган.

Руслан ЙОСЫПОВ,
җирле хакимиятнең
матбугат үзәге хезмәткәре.
Хәзер коммуналь хезмәткәрләр аерым фатирларда канализация торбасын томалый алачак. Элек, белгәнегезчә, бурычлары аеруча күп булган фатирларда электр чыбыкларын өзеп, яисә кайнар су бирүне туктаталар иде. Белгечләр фикеренчә, бу гамәлләр тиешле нәтиҗә бирмәгән, андый фатир хуҗалары шәм яктысы астында, чиләк белән су җылытып та, "көн дә бәйрәм, көн дә туй" үткәрүләрен дәвам иткәннәр. Ә менә күпфатирлы йортта эшләмәгән канализация белән яшәүгә, ай-һай, озак түзәрләр микән?
Бу яңалыкны Бөгелмәдә дә куллана башлаганнар. "Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" аерым фатирның канализация торбасын томалый торган приборлар белән эш итүгә керешкән. "КИП" системасы видеокамера контрольлегендә канализация торбасы аша су китүне тоткарлаучы рәшәткәле заглушканы урнаштырырга ярдәм итә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу җайланма күрше фатирларда яшәүчеләрнең канализация системасына бернинди комачаулык ясамый.
Узган ял көннәрендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бу җайланманы, беренчеләрдән булып, Кызыл Армия урамындагы 10 нчы күпфатирлы йорттагы бер фатирга куйдылар. Фатир хуҗасының коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 29 мең сумга җиткән. Бурычын түләмәгән очракта шундый гамәл кулланылачагы турында ул берничә мәртәбә кисәтелгән булган инде.
Җирле департаментның икътисад буенча директор урынбасары Светлана Аристова әйтүенчә, бүгенге көнгә бөгелмәләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 200 миллион сумга җиткән. Бурычлыларның электр энергиясен, кайнар суларын өзәләр. Канализациягә блокировка ясау мәсьәләсе һәр очракта идарәче компанияләр белән берлектә каралачак, ялгыз пенсионерларга, аз керемле гаиләләргә һәм башка социаль якланмаган төркем кешеләренә бу төр җәза кулланылмаячак. Бурычлылар канализацияне томалаячаклары турында бер ай алдан язма төстә кисәтеләчәк. Уңайлыкларны чикләүче бу яңа төр җайланманы Бөгелмәдә 13 фатирда куллану күздә тотыла инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса