24 июньдә хакимият бинасында булып узган киңәшмәдә муниципаль районның "Бөгелмә торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе Татьяна Никулина үзенең чыгышында: "Бурычлар торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә җитди проблема булып тора", - дип белдерде.
Әлфия МОСТАФИНА.
Башкарма комитет җитәкчесе Линар Закиров рәислегендә узган бу чарага идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкче-белгечләре, йортлар өлкәннәре (старшие по домам), җирле матбугат, телевидение вәкилләре чакырылган иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән мондый киңәшмә ай саен уздырыла.
Докладтан күренгәнчә, бүгенге көнгә Бөгелмә халкына күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 210 миллион сумнан да артып киткән (ел башында 186 миллион сум булган). Кызганыч, зур күләмдә бурычлы фатир хуҗалары һәр күпфатирлы йортта бар һәм алар байтак. Бер генә мисал: Нефтьчеләр урамындагы 40 нчы йортның (анда 188 фатир бар) әҗәте 5 798 225 сумга җиткән.
2013 елда Бөгелмә муниципаль районы буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю дәрәҗәсе 99,8 процент булса, быелның беренче кварталында бу сан нибары 95,1 процентны тәшкил итә.
Шуны да онытырга ярамый, бурычларның артуы идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләргә шулай ук әҗәте артуга китерә. Июнь башына булган мәгълүматларга караганда, су белән тәэмин итүчеләргә - 31,7 миллион сум; җылылык белән тәэмин итүчеләргә - 44,6 миллион сум; электр хезмәтләренә 8,3 миллион сум бурычлары бар аларның.
"Бүгенге көндә идарәче компанияләр адресына бик күп шелтә сүзләре яңгырый, - диде Т. Никулина. - Бернәрсә дә эшләмиләр, ремонт эшләре үт-кәрмиләр һ.б. Ә бит аларның, гади тел белән әйткәндә, бу эшләрне башкарырга акчалары юк". Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, ул оешмаларның байтак акчасы бурычларны түләтү өчен фатирлар буенча йөрүче контролерларга түләүгә китә икән.
Аннары департамент җитәкчесе түләүләр өчен артык күп бурычлы намуссыз хуҗалар белән эшләү алымнары турында сөйләде, бу өлкәдәге яңалыклар белән таныштырды. Шуларның берсе - андый фатирларда канализация эшчәнлеген чикләү механизмы турында ролик күрсәтелде.
Чыгышының соңында Татьяна Никулина бу гаять катлаулы эштә идарәче компанияләргә йорт өлкәннәренең ярдәме биниһая зур икәнлеген ассызыклап, аларның киләчәктә дә шулай актив булуларын теләде. "Идарәче компанияләр белән бергә аңлашып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин", - дип тәмамлады сүзен.
Докладны тыңлаганнан соң башкарма комитет җитәкчесе: "Күршеләрдә дә мондый проблемалар бардыр, шуңа күрә алардагы эш тәҗрибәсен өйрәнеп, төпле анализ ясарга кирәк", - диде һәм киләсе киңәшмәләргә суд приставларын, хокук саклау органнары вәкилләрен дә чакырырга кирәклеген искәртте.
"Бөгелмә җылылык челтәре" предприятиесе директоры Азат Хәлимов та бурычларның эштә зур комачаулык итүен белдерде. Мәсәлән, газ өчен бурыч бүгенге көнгә 85 миллион сумга җиткән. Шул сәбәпле, халыкны кайнар су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булырга мөмкин. Бурычлары аеруча күп булган йортларга кайнар суны чикләү турында сүз бара. Җитәкче әйтүенчә, бу гамәл кулланылган очракта, ул тулысынча закон кысаларында башкарылачак.
"Поляна" торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Бари Галиев үзендә эшләүче йорт өлкәннәренең - 18 мең сум, ишегалды җыештыручыларның
13 мең сум хезмәт хакы алуларын әйтеп, күпләрне шаккатырды. Шуңа күрә җитәкчедән алдагы киңәшмәгә шундый зур акчалар алып эшләүче хезмәткәр-ләрен алып килүне сорадылар.
Ә менә "Наш дом-2" (бу компаниягә "Уют-4" не дә кушып, эреләткәннәр икән) җитәкчесе Геннадий Абрамовның акча юклыктан, эшләргә кеше җитмәүдән зарлануын Линар Закиров бер дә ошатмады, "За упокой" башладыгыз сүзегезне, "за упокой" тәмамладыгыз. Булдыра алмасагыз, эшләмәгез", - дип, кырт кисте.
Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар күпсанлы сораулар бирделәр, идарәче компанияләргә үзләренең шелтә сүзләрен җиткерделәр.
Киңәшмәне йомгаклап, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Закиров: "Без Президент күрсәтмәләрен үтәргә тиеш һәм бурычыбыз - торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне киметү һәм тәртипкә салу", - диде.