Борчуыбыз бар
* Шылтырату эзеннән Шушы көннәрдә редакциягә зур гозер белән бер апа шалтыратты. Ул шәһәребезнең Муса Җәлил урамы, 60 нчы йортта яшәүче 87 яшьлек тыл ветераны, 5 бала анасы Бибинур әби булып чыкты.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Аны алар яши торган йорт каршында урнашкан паркның торышы бик борчый. Әйе, элек үзем дә әлеге ял бакчасы янында яшәгәнгә күрә, аның хәлен яхшы беләм. Чөнки, үткән ел әлеге гүзәл бакча уртасына урнаштырылган фонтаннан чүп базы ясаулары турында язып та чыккан идем инде.
Бибинур апа паркта һаман да утыргычлар булмаудан һәм атынгычның бер генә урында булуына өзгәләнә. "Әби-бабайлар оныклары белән чыгалар да, озын чиратка тезелеп, әлеге бердәнбер атынгычта балаларын тирбәндерү өчен вакытлары килеп җиткәнен көтәләр. Шуның өстенә утырып торырга скәмияләр дә юк ичмасам, олы кеше бит озак басып тора алмый, аяклар авырта", - ди әби.
Шулай ук әлеге гүзәл бакча хәмер чүмерүчеләрнең дә яраткан урыны икән. "Көне-төне эчәләр, аннан соң, үзләреннән калган кабымлыкларын, шешә, пакетларын шунда ук ташлап китәләр, монда бит балалар йөри", - дип зарлана аптырашкан халык. Әйе, чыннан да, парк үзе бик матур, гүзәл урынга урнашкан. Ләкин тәртип булмау, кая карасаң да, күңелсез әйберләр күзгә чалыну, аның күркәмлеген югалта. Халык җаваплы затлардан утыргычлар, атынгычлар куюларын һәм көненә бер-ике тапкыр булса да, полиция хезмәткәрләренең әлеге паркны урап чыгып, тәртиптә тотуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа