Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бигрәк юк икән...

16 март көнне шәһәребезгә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары килгәнен кемнәр генә белде икән? Руслан ҖӘЛӘЕВ, Бөгелмә Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе. Әйе, үткән шимбәдә әлеге мәртәбәле театр артистлары шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе актлар залында ике (!) спектакль күрсәттеләр. Аның беренчесе...

16 март көнне шәһәребезгә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары килгәнен кемнәр генә белде икән?
Руслан ҖӘЛӘЕВ,
Бөгелмә Татар Конгрессының
Бөгелмә бүлеге рәисе.
Әйе, үткән шимбәдә әлеге мәртәбәле театр артистлары шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе актлар залында ике (!) спектакль күрсәттеләр. Аның беренчесе балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрдәге башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бүре һәм Кәҗә" әкияте /авторы - Рәфис Корбан/ булса, икенчесе безнең шәһәр Һади Атласи исемендәге хәйрия фондының "Мәгърифәтче" бүләге лауреаты, татар әдәбияты классигы Туфан ага Миңнуллинның соңгы хезмәтләренең берсе - "Нигез ташлары" иде. Әлеге пьесаларны сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов куйган. Рольләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык һәм шулай ук атказанган артистлары бик оста итеп уйнадылар. Беренчесендә кечкенә балалар рәхәтләнеп әкият дөньясына чумып, ял итсәләр, икенчесендә исә өлкәнрәк сыйныфтагылар белән милләтебез язмышы өчен борчылып, Туфан агабыз күтәргән проблемаларыбыз турында уйланып утырырга туры килде. Чыннан да, халкыбызның киләчәге ничек булыр икән дигән сорау бүген кабыргасы белән тора бит инде! Театрны карагач, әлеге тәэсир көчәйде генә. Ник дигәндә, әле балалар өчен куелган әкияттә тамашачы-балалар саны бераз булса, икенчесендә исә залдагылар бармак белән санарлык кына иде! Гимназиянең актлар залы әллә ни зур түгел икәнлеген дә истән чыгармаска кирәктер, анда 100 - 130 кешелек урын каралган. Һәм шушы урыннарны да тамашачы белән тутыра алма инде! Аннан тагын соңгы вакытларда шәһәребезгә татар театрларының бик сирәк килгәнен дә беләбез, ягъни тамашачының спектакльләргә сусавы көн кебек ачык. Һәм менә шундый форсатны кулдан ычкындыр инде!..
Артистлар белән сөйләшүдән аңлашылганча, театрның гастрольләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү нигезендә алып барыла икән. Алар инде Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә булганнар, шул исәптән көньяк-көнчыгыш районнарында да. "Кайда гына булсак та, безне бик җылы каршы алдылар, балалар да, зурлар да рәхмәтле калдылар, - дип үз фикерләре белән уртаклашты ТРның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин. - Шәһәрләрдә 600 - 700 кеше сыешлы мәдәният үзәкләрендә чыгыш ясыйбыз. Мондый хәл беренче тапкыр, Бөгелмәдә бигрәк юк икән..." Әлбәттә, танылган артистның әлеге сүзләреннән йөрәккә хәнҗәр кадаган кебек булды, әмма ул хаклы иде...
Монда шуны гына ачыклыйсы килә: бу театрның гастрольләре турында БМР мәдәният бүлеге җитәкчелеге белгәнме? Белгән очракта ни өчен артистларны тиешле мәдәният йортында кабул итмәгәннәр дә, тамашачы туп-
лау турында уйланылмаган? Инде әйткәнемчә, гастрольләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү нигезендә башкарылса да, мәдәният бүлеге дә мондый чаралардан читтә калырга тиеш түгелдер дип саныйм. Җаваплы затлар әлеге сорауны ачык-ларга ярдәм итәр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса