Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Биектау районында транспорт һәлакәте: ике бала һәм ике зур кеше каза күргән +ФОТО

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...

Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.

Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шул хакта мәгълүмат килде.

Аерым алганда, Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында "Лада Приора" белән "КИА" автомобильләре "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше каза күргән, аларның икесе - балигълык яшенә җитмәгән ир бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырган, соңгысы тәне казаланганнарны Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә илткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса