Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бәхеткә сез лаек

Безнең өчен ул көннәр - ерак тарихта калган вакыйгалар. Ә дәһшәтле чорның шаһитлары өчен - авыр сынау еллары. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөгелмә шәһәр суды рәисе урынбасары һәм хөкемдарлар тыл хезмәтчәне Вениамин Васильевич Сухомяткин янында булдылар, бәйрәм уңаеннан котладылар, "150 лет судебной реформы в России" медален, бүләкләр тапшырдылар. Вениамин Васильевич...

Безнең өчен ул көннәр - ерак тарихта калган вакыйгалар. Ә дәһшәтле чорның шаһитлары өчен - авыр сынау еллары.
 
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөгелмә шәһәр суды рәисе урынбасары һәм хөкемдарлар тыл хезмәтчәне Вениамин Васильевич Сухомяткин янында булдылар, бәйрәм уңаеннан котладылар, "150 лет судебной реформы в России" медален, бүләкләр тапшырдылар.
Вениамин Васильевич 1929 елда Бөгелмә районының Садовский посёлогында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь була. Әтисен, олы абыйсын сугышка алалар. Ач-ялангач тормышта ул гаиләдә өлкән ир бала булып кала, колхозда эшли. "Барысы да - фронт өчен, барысы да - җиңү өчен!" - бу сүзләрнең мәгънәсен олылар да, балалар да бөтен тирәнлеге белән аңлап эш итә ул чорда. Әтисе 1942 елда Сталинград сугышында һәлак була, абыйсы яу кырыннан исән-имин кайта. Ветеран сугыш бетү турында хәбәр килеп ирешкән көнне бик ачык хәтерли: радиодан Җиңү турында хәбәр иткәндә, мәйдан аша барган чагы була аның. "Кай арада халык җыелды, кычкырып елашалар - шатлыгы да, кайгысы да бергә буталды. Якыннарын сугышта югалтканнар ачынып елый, шунда ук сөенечле авазлар... Чын-чынлап, күз яшьле бәйрәм инде", - ди ул.
1945 елда егет заводта слесарь булып эшли башлый. 1949 елның августында Совет Армиясе сафларына чакырыла. Биш елдан запаска чыккач, хезмәт эшчәнлеген үлчәү приборлары ремонтлаучы слесарь булып дәвам итә. Читтән торып, Свердловск институтының Уфадагы юридик факультетын тәмамлый. Аннары 21 ел судья булып эшли.
Тырыш хезмәте өчен "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941 - 1945 гг.", "За безупречную службу", медальләре белән бүләкләнә, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Хәзер Вениамин Васильевич Сухомяткин отставкада - лаеклы ялда инде. Күп вакытын бакчасында уздыра. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Тәңкәләр һәм значоклар җыю белән мавыга. Өч баласы, 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле ветеранга без хәерле һәм озын гомер телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса