Бөгелмәнең үзәк мәчетендә беренче тапкыр “День соленья” чарасы булып узды
Үзәк мәчеттә беренче тапкыр "День соленья" чарасы булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Нурия" хатын-кызлар клубы оештырды. Мөслимәләр бу көнне чара барышында яшелчәләр, җиләк-җимешләр, тоз, төрле соуслар, аш тәмләткечләр турында файдалы һәм үтә кызыклы мәгълүматлар алдылар, әзерләгән ризыкларын тәмләп тә карадылар. Аннары бер-берсе белән вакыт тарафыннан тикшерү үткән рецептлары белән уртаклаштылар....
Үзәк мәчеттә беренче тапкыр "День соленья" чарасы булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Нурия" хатын-кызлар клубы оештырды. Мөслимәләр бу көнне чара барышында яшелчәләр, җиләк-җимешләр, тоз, төрле соуслар, аш тәмләткечләр турында файдалы һәм үтә кызыклы мәгълүматлар алдылар, әзерләгән ризыкларын тәмләп тә карадылар.
Аннары бер-берсе белән вакыт тарафыннан тикшерү үткән рецептлары белән уртаклаштылар. Соңыннан фильм карау барышында тозланган яшелчәләрнең, файдасы белән бергә, зыяны да барлыгына төшенделәр, үзләре өчен нәтиҗә дә чыгардылар.
Кыскасы, очрашу җылы шартларда үтте һәм дөрес туклану кагыйдәләрен белергә ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа