Бөгелмәнең өлкәннәре сәламәт яшәү яклы
"Зебра" алдында юл аркылы чаңгы таяклары белән чыгып килүче хатын-кызларны күзәтеп торган таксистның: "Нәрсә чаңгыларсыз?" - дип соравына ханымнар дәррәү: "Паркта Скандинавия йөреше белән шөгыльләндек, хәзер төшке ашка ашыгабыз", - дип җавап бирәләр. Әйе, шәһәрдәшләр арасында әлеге спорт төре көннән-көн популярлаша бара. Нәрсә соң бу - Европа модасына иярүме, әллә...
"Зебра" алдында юл аркылы чаңгы таяклары белән чыгып килүче хатын-кызларны күзәтеп торган таксистның: "Нәрсә чаңгыларсыз?" - дип соравына ханымнар дәррәү: "Паркта Скандинавия йөреше белән шөгыльләндек, хәзер төшке ашка ашыгабыз", - дип җавап бирәләр.
Әйе, шәһәрдәшләр арасында әлеге спорт төре көннән-көн популярлаша бара. Нәрсә соң бу - Европа модасына иярүме, әллә ял вакытын файдалы итеп үткәрергә омтылумы?
- Минем һәм иптәшләрем өчен бу беренче йөрү булды, - ди "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәге бүлегендә ял итүче Гайшә Хәсәнова. - Беренчедән, үзебезгә искиткеч уңай йогынты алдык, икенчедән, иң мөһиме, сәламәтлегебезне ныгытуның күңелгә ятышлы алымын да үзләштердек. Елның кайсы фасылында да, теләсә кайда шөгыльләнергә була. Теләк кенә булсын. Шәһәребездә төзекләндерелгән, ял итү өчен бик тә уңайлы паркларыбыз җитәрлек. Хет көн саен чыгып йөр!
Ә менә бөгелмәле Вера Артеменко өчен Скандинавия йөрүе яшәү рәвешенә әверелгән.
- Бервакыт ике ел элек яз көне паркта йөргәндә чаңгы таяклары белән йөрүче өлкәннәрне очраттым. Башта ничектер көлемсерәп карадым үзләренә. Кайткач, интернетка кереп караган идем, кызыксынып киттем - Скандинавия йөрүе дип атала икән, бар яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә аяклары авырта торган кешеләргә файдалы икәнлеген белдем. Менә шуннан соң кичләрен һәм ял көннәрендә өебездән ерак булмаган спорт мәйданчыгында берничә әйләнеш ясыйм, - ди сәламәтлеге турында кайгыртып яшәүче ханым.
Рәсми медицинага килгәндә, табиблар фитнессның бу төрен буыннарда һәм умырткалыкта авыртуны җиңеләйтү, остеопороз, остеохондроз булганда, шулай ук үпкә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен кулланырга киңәш итәләр.
Рәзилә ШАКИРОВА.
В. Артеменко фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа