Бөгелмәнең киләчәге - аларның алтын кулында
12 август көнне Бөгелмәдә Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Татар мәдәният үзәгендә узган чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин һәм шәһәрнең төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, ветераннар катнашты. Быел Төзүчеләр көнен билгеләп үтә башлауга 60 ел тулды. Шушы вакыт эчендә туган шәһәребез ел саен яңа...
12 август көнне Бөгелмәдә Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Татар мәдәният үзәгендә узган чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин һәм шәһәрнең төзелеш өлкәсендә эшләүчеләр, ветераннар катнашты.
Быел Төзүчеләр көнен билгеләп үтә башлауга 60 ел тулды. Шушы вакыт эчендә туган шәһәребез ел саен яңа төзелеш объектлары белән бизәлеп торды. Бу - Бөгелмә төзүчеләре тырышлыгы нәтиҗәсе. Аларга бөгелмәлеләр, шәһәребезгә килгән кунаклар һәм районыбыз җитәкчеләре зур рәхмәтле. Моны дәлилләп, сәхнәгә беренчеләрдән булып, "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыкты. Шул рәвешле, балалар үз чыгышы белән яңа балалар бакчасы төзеп бүләк итүчеләрне тәбрикләде.
-- Төзүчеләр көне - дөньяда иң тыныч, иң гуманлы һәм хөрмәт ителә торган бәйрәм ул. Сезнең мактаулы да, җаваплы да эшегез үзенчәлекле белем һәм күнекмәләр сорый, ә хезмәтегезнең нәтиҗәсе - һәркемнең күз алдында.
Менә озак еллар инде сез үзегез яраткан өлкәдә хезмәт итәсез, фидакарьлек һәм бирелгәнлек үрнәкләре күрсәтәсез. Яңа социаль объектлар, шәһәрне төзекләндерү, республика программаларын гамәлгә ашыру - барысы да сезнең ныклык, тырышлык һәм осталык нәтиҗәсендә ирешелгән гамәлләр. Бөгелмәләр уңайлы шартларда яшәсен өчен дип, сез гадәти эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә күп көч куясыз. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән тарихи биналар торгызыла, яхшы сыйфатлы торак төзелә, ишегаллары, урамнар төзекләндерелә, ямьләндерелә, спорт комплекслары һәм ФАПлар, авыл клублары һәм медицина үзәкләре торгызыла. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхет телим! Һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләгездә иминлек, тотрыклылык хакимлек итсен! -- дип котлады аларны шәһәр мэры Линар Закиров.
Аннары ул төзүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды. Аның котлауларына Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин да кушылды:
-- Бөгелмә төзүчеләре белән без бер юнәлештә эш итәбез. Алар тырышлыгы белән быел яңа фонтан торгыздык, шәһәр сулыгы территориясен яңартабыз, яңа йортлар төзибез, күпфатирлы йортларны төзекләндерәбез. Мин сезгә киләчәктә дә, үз талантыгызны кулланып, шәһәребез тарихында яңа эзләр калдыруыгызны, яңа объектлар торгызуыгызны телим, -- диде ул.
Бу көнне сәхнә түренә алтын куллы малярлар, төзүчеләр, оешма җитәкчеләре күтәрелде. "ПСБ-2" җәмгыяте генераль директоры Шамил Булушев --шуларның берсе. Биредә бүгенге көндә 60ка якын эшче көч куя. Быел әлеге оешма 4 нче мәктәп корылмасын төзүдә, 2 нче лицей бассейнын төзекләндерүдә катнашкан.
-- Җәмгыятебез оешуга быел 18 ел тулды. Шул дәвер эчендә без Бөгелмәдә танылган оешмаларның берсе булып өлгердек. Безгә шәһәр җитәкчелегенең ышанып каравы моңа мисал булып тора. Моннан тыш, эшкә тулаем намуслы карашны тәэмин итәргә тырышабыз. Төзелеш объектларында эшли башлаганчы ук проектларга үзебезнең дизайнерлык элементларын кертәбез. Эш нәтиҗәсе безгә, шәһәрдәшләребезгә күңел куанычы китерә икән, бу дөрес юлда булуыбызны дәлилли, -- диде Шамил Булушев.
Киләчәк - төзүчеләр кулында дисәк, ялгышмабыз. Нәкъ алар тырышлыгы белән шәһәр һәм районыбыз тагын да матурланачак, гүзәлләнәчәк. Моңа һәр бөгелмәле ихлас күңелдән ышана.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа