Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәнең "ИНТЕР" автоүзәгендә яңа автомобиль тәкъдим иттеләр

29 гыйнвар көнне шəһəрнең "ИНТЕР" автоүзəгендə бөгелмəлəргə яңа автомобиль - "Lada Vesta" тəкъдим ителде. Бу аны сата башлауга старт бирелү уңаеннан үткəрелгəн чара иде. Биредə телəк белдергəн һəркем машинаның серлəренə төшенə алды, тест-драйв үтте. Исегезгə төшерəбез: əлеге машина конвейердан 2015 елның ноябрь аенда төшкəн һəм аңа беренче булып тест-драйвны Россия...

29 гыйнвар көнне шəһəрнең "ИНТЕР" автоүзəгендə бөгелмəлəргə яңа автомобиль - "Lada Vesta" тəкъдим ителде. Бу аны сата башлауга старт бирелү уңаеннан үткəрелгəн чара иде. Биредə телəк белдергəн һəркем машинаның серлəренə төшенə алды, тест-драйв үтте.

Исегезгə төшерəбез: əлеге машина конвейердан 2015 елның ноябрь аенда төшкəн һəм аңа беренче булып тест-драйвны Россия Президенты Владимир Путин Сочи шəһəрендə уздырган иде. Бөгелмə муниципаль районы башлыгы, шəһəр мэры Линар Закиров та моннан читтə калмады, руль артына утырып, яңа машинада шəһəр урамнарын əйлəнде. Шул рəвешле, ул "Lada Vesta" автомобиленең көчен тикшерде, уңайлылыгын карады. Аннары шəһəр башлыгы, "ИНТЕР" автоүзəгендə узган тантаналы чарада катнашып, кунаклар белəн үз тəэсирлəре, фикерлəре белəн уртаклашты. - "Lada Vesta" дөньякүлəм стандартларга туры китереп ясалган. "АвтоВАЗ"ның бу дебюты миңа бик ошады. Машина менə дигəн, аны йөртүе җиңел. Башка модельлəргə караганда, автомобильнең салонында күпкə уңайлырак. Машинаны сатып алырга телəгəн кешелəр үкенмəячəк дип исəплим. Мин бөгелмəлəрне яңа машина белəн котлыйм, - диде Линар Закиров. Тест-драйв вакытында шəһəр җитəкчесен "ИНТЕР" автоүзəге директоры Игорь Дашук озатып йөрде. Үз чыгы- шында ул: "Əлеге машинаның конвейердан төшүен күплəр зарыгып көтеп алды. Бу гамəл ил сəнəгатенең алга китешенə беренче адым булып тора. Россия автомобильлəренə ихтыяҗ артыр дип уйлыйм, чөнки алар эксплуатациядə уңайлы, безнең автомобильлəргə запас частьлар табуы да җиңел. Машинаның 70 процент комплекты үзебезнең илдə ясалган", - диде. "Lada Vesta" универсал һəм хетчбэк кузовлары белəн ясала. Двигателендə "Рено" автомобиле агрегатлары да кулланылган. Яңа модель 4,35 метр озынлыкта, "Приора" машинасына охшаш. Аермасы шунда, тəгəрмəчлəр арасын зурайту хисабына артта утыручы пассажирлар өчен урын арткан. Машинада "ЭРА-ГЛОНАС" системасы урнаштырылган. Бер сүз белəн əйткəндə, заманча итеп, бүгенге көн технологиялəрен кулланып эшлəнгəн Россия автомобиле ул. "Lada Vesta" машинасын презентациялəгəч, тантанага килгəн кунаклар күңел ачу программасына "кереп чумды". Биредə төрле бəйгелəр уздырылды, кыйммəтле бүлəклəр уйнатылды, фотосессиялəр оештырылды. Җырчыларның, скрипка уйнаучыларның, шоу-балет чыгышы тамашачы күңеленə аеруча хуш килде. Кунаклар шулай ук мул итеп əзерлəнгəн швед өстəлендəге тəм-томнар белəн дə сыйланды. Өстəп, шуны да əйтəсе килə: шəһəребездə "ИНТЕР" автоүзəге ачылуга быел 10 ел тула. Шушы вакыт эчендə əлеге автоүзəктə 20 меңгə якын машина сатылган. Һəм менə "Lada Vesta" машинасын сатуга да фатиха бирелде. Димəк, "ИНТЕР" автоүзəгенең эше дə алга китəчəк! Биредə машина алучыларны көтеп калалар. "Lada Vesta" автомобилен 514 мең сумга (старт бəясе шулай) сатып алып була. Аңарга 100 мең километрга яки 3 елга, ə коррозиягə каршы 6 елга гарантия бирелə. Белешмəлəр алу өчен телефоннар:
8(85594) 9-45-60, 9-40-54.
Айгөл ШƏРƏФИЕВА.
Елена Логинова фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса