Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәне гөлбакча итик! Санитар икеайлык башлана

Быел су саклау урыннарында, сулыкларда табигатьне саклау өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклауга аеруча зур игътибар биреләчәк. 1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт дәвамында республика территориясен кышкы чүп-чардан тулысынча арындыру күздә тотыла. Бу хакта 29 мартта уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде. Аның...

Быел су саклау урыннарында, сулыкларда табигатьне саклау өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклауга аеруча зур игътибар биреләчәк.

1 апрельдән Татарстанда традицион санитар-экологик икеайлык башлана. Бу вакыт дәвамында республика территориясен кышкы чүп-чардан тулысынча арындыру күздә тотыла.

Бу хакта 29 мартта уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, рөхсәтсез урыннардагы чүплекләр турындагы мәгълүмат "Татарстан Республикасының экологик картасы" системасына онлайн режимда урнаштырылып, муниципалитетлар көн саен әлеге ресурс ярдәмендә экологик вәзгыятьне контрольда тота алачак.

Министр санитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, "кайнар линия" булдырылуын, мөрәҗәгатьләрнең ТР дәүләт порталындагы "Халык контроле" һәм "Мәктәп экопатруле" системалары буенча кабул ителүен асысзыклап узды.

Республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт баш инспекторы Фаяз Шакиров узган елда халыктан 100ләп мөрәҗәгать кабул ителүен хәбәр итте. Әлеге мөрәҗәгатьләр эшкәртелеп, закон бозучылар административ җавапка тартылган.

Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, шунысы игътибарга лаек: ачыкланган хилафлыкларның 98 проценты икеайлык дәвамында тулысынча диярлек юкка чыгарыла. Мәсәлән, узган ел Нурлат, Саба, Спас, Актаныш, Теләче, Лениногорск районнарында бу күрсәткеч 100 процент дәрәҗәсендә булган.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса