Бөгелмәнең барлык тәрбиячеләрен һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез
Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасына 6500гә якын бала йөри. Аларда 1700дән артык кеше хезмәт куя, шуларның 800гә якыны педагоглар. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезгә педагогик осталыгыгыз, үз эшегезгә мәхәббәт, балаларыбыз иминлеген даими кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Игелек һәм күңел күтәренкелеге сезнең тәрбияләнүчеләрегезнең һәр көнен шатлык һәм бәхеткә әверелдерсен! Чын...
Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасына 6500гә якын бала йөри. Аларда 1700дән артык кеше хезмәт куя, шуларның 800гә якыны педагоглар.
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезгә педагогик осталыгыгыз, үз эшегезгә мәхәббәт, балаларыбыз иминлеген даими кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Игелек һәм күңел күтәренкелеге сезнең тәрбияләнүчеләрегезнең һәр көнен шатлык һәм бәхеткә әверелдерсен! Чын күңелдән сезгә һөнәри өлкәгездә иҗат уңышлары, илһам чишмәгез саекмавын, шулай ук иминлек, нык сәламәтлек, бәхет телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа