Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәләрнең сәламәт яшәве - ил мәнфәгатендә

Татарстаныбызда киң җәелеп киткән "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, республикабыз үсеше өчен үзләрендә зур җаваплылык тоеп яшиләр. Әлеге хәрәкәтнең Бөгелмә бүлеге активистлары да, республиканың һәрбер районындагы кебек үк, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла торган барлык социаль программаларда катнашалар. "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр...

Татарстаныбызда киң җәелеп киткән "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, республикабыз үсеше өчен үзләрендә зур җаваплылык тоеп яшиләр.

Әлеге хәрәкәтнең Бөгелмә бүлеге активистлары да, республиканың һәрбер районындагы кебек үк, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алып барыла торган барлык социаль программаларда катнашалар. "Президент белән бергә!" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле, Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина әйтүенчә, әлеге хәрәкәт активистлары, "эшчәнлек юнәлешен билгеләгәндә нәкъ менә Рөстәм Миңнеханов инициативаларын, программаларын күздә тоталар, шуңа да теге яки бу чараны оештырганда һәрвакыт җәмгыять һәм халык мәнфәгатьләре алгы планга чыга".
Мисал өчен, май аеның калган санаулы көннәрендә генә дә әлеге хәрәкәттә катнашучылар - Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр үсеше координация үзәге вәкилләре берничә төрле зур чара үткәрәләр: 25 майда башланган аз керемле гаиләләр өчен кирәкле әйберләр җыю хәйрия акциясе 31 майга кадәр дәвам итәчәк. 28 - 29 майда социаль яшьләр театры "Миллениум" яшүсмерләр клубында яңа сценарий өстендә эшләүне планлаштыра. Ә инде балалар һәм яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау - иреклеләрнең иң актив һәм даими алып бара торган эшчәнлек юнәлешләреннән берсе. Чөнки биредә һәркем сәламәт булуның үзең өчен генә түгел, илең өчен дә кирәклеген яхшы аңлыйлар. 21 май көнне, мәсәлән, алар шәһәр урамнарында "Гомер бер генә бирелә" дигән акция уздырдылар. Максат СПИДтан үлүчеләрнең арта баруына, бу авырудан саклану кирәклегенә халыкның игътибарын җәлеп итү һәм әлеге темага буклетлар тарату иде. Профилактика волонтёрлары кешеләргә ВИЧ, СПИД, туберкулёз, гепатит кебек авырулар һәм аларның куркынычы турында сөйләделәр. Консультацияләр, тестлар узу юллары ачык - моны процедуралар уздыру бүлмәсе булган теләсә кайсы дәвалау учреждениесендә үтәргә мөмкин икәнне аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса