Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәләр спорт белән дус

Ни кызганыч, күплəребезнең физик активлыгы телевизорда барган спорт төрлəре: футбол, хоккей, биатлон һəм башкаларда ярышучыларга көч биреп торудан, җиңсəлəр - шатланудан, җиңелсəлəр көенүдəн, уфтанудан ары китмəгəн. Юкса һава торышы инде язга таба, кояш та ныграк җылыта, көннəр дə озаюга бара. Кыскасы, чаңгыга басып, урманга чыгып, хозурланып йөрер өчен менə дигəн...

Ни кызганыч, күплəребезнең физик активлыгы телевизорда барган спорт төрлəре: футбол, хоккей, биатлон һəм башкаларда ярышучыларга көч биреп торудан, җиңсəлəр - шатланудан, җиңелсəлəр көенүдəн, уфтанудан ары китмəгəн. Юкса һава торышы инде язга таба, кояш та ныграк җылыта, көннəр дə озаюга бара. Кыскасы, чаңгыга басып, урманга чыгып, хозурланып йөрер өчен менə дигəн вакыт!

Əлеге уңайдан үткəн якшəмбедə шəһəребезнең чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары - 2016" дигəн спорт чарасы оештырылды. Шунысын əйтергə кирəк, əлеге ярышлар ел саен уздырыла һəм быел да аларда илебезнең барлык төбəклəре диярлек катнашты. Башка көннəрдə дə чаңгы базасында халык күп була анысы, əмма бу көнне алма төшəр урын юк иде дисəк, һич кенə дə арттыру булмас. Олысы-кечесе бердəм булып, чаңгы шуу бəйрəменə ашыкты. Баксаң, 4 меңнəн артык кеше килгəн икəн ярышларга. Тантаналы чыгышлардан соң халык стартка агылды. Анда исə аларны хөкемдарлар бер-бер артлы тиешле дистанциялəргə озата торды. Шулай итеп, чираттагы чаңгы ярышлары башланды. Шунысын да əйтергə кирəк, стартка чыгучыларның əзерлек дəрəҗəсе төрле иде, кайберлəре əле генə киткəн кебек булса, инде финиш сызыгына да килеп җиттелəр. Кемнəрдер исə салмак кына, кышкы урманга сокланып, ашыкмыйча гына килделəр. Хəер, аларның һəркайсысы килəсе атна буена җитəрлек уңай энергия алды дип, ышанып əйтеп була. Ярышлар булгач, җиңүчелəр дə булды. Аларга җирле яшьлəр эшлəре, спорт һəм туризм бүлеге җитəкчесе Илдар Тəхиятуллин Дипломнар һəм истəлеккə бүлəклəр тапшырды. Шулай итеп, бу көнне дə, халкыбыз əйткəндəй, күп бəрəкəт күп хəрəкəт итүчелəрдə булды.
Руслан ҖƏЛƏЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса