Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәләр күзеннән читтә калмас

Республиканың "Халык контроле" дәүләт информация системасы Бөгелмә һәм Бөгелмә районы халкында популярлык казанды. Статистика шул турыда сөйли. 2012 елдан бирле, сайтта 1 245 мөрәҗәгать куелган. 2015 елның беренче яртысында кабул ителгән 294 гаризаның 165е инде "Чишелгән" статусы алган, ә калган 89ы - "Эштә" (кулланышта) статусында. Әлеге система халык проблемаларына ачыклык...

Республиканың "Халык контроле" дәүләт информация системасы Бөгелмә һәм Бөгелмә районы халкында популярлык казанды. Статистика шул турыда сөйли. 2012 елдан бирле, сайтта 1 245 мөрәҗәгать куелган. 2015 елның беренче яртысында кабул ителгән 294 гаризаның 165е инде "Чишелгән" статусы алган, ә калган 89ы - "Эштә" (кулланышта) статусында.
Әлеге система халык проблемаларына ачыклык кертүгә гомуми мөмкинлек бирү ресурсына әйләнде. Ул үзенә күрә халыкның җирле үзидарә эшенә бәя бирү механизмы да булып тора.
Бөгелмәдә бу эшнең үз системасы эшләнгән. Белдерү кәгазе, иң беренче чиратта, электрон документ әйләнешендә теркәлә. "Халык контроле" сайтына килгән сорауга җавапны һәр җаваплы структур бүлекчә бирә. Башкарма комитет системасына килгән сорауга җавап бирү срогы да бар. Ул - 9 көн. Әгәр дә мөрәҗәгать "Тораккоммуналь хуҗалыгы" темасына кагылышлы булса, бу срок нибары ике көнгә кала. Халык мөрәҗәгатьләренә вакытын-да җавап бирелмәсә, җитәкчеләр дисциплинар җавапка тартыла.
Әлеге мәгълүматларны шәһәр мэры Линар Закиров һәрдаим үз контролендә тота. Һәрбер атна башында "Халык контроле" эше турында киңәшмәләр, дискуссияләр, сөйләшүләр үткәрелә.
Республикада социаль программалар уңышлы эшләп килсә дә, юл ремонты һәм аның төзеклеге темасы һаман да актуаль булып кала бирә. Система белән эш итүчеләр "Юл хәрәкәте оешмасы" категориясендә - 93, ә "Территорияләрне төзекләндерү" категориясендә 120 белдерү калдырган. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе 2016 - 2018 ел программаларына кергән һәм шуңа күрә бүгенге көндә "Планлаштырылган" статусы алган.
Бөгелмәләрдә "Халык контроле" сайтының популяр булуы җирле матбугатның әлеге теманы актив яктыртуы белән дә бәйле. Ел башыннан аларда әлеге темаларга багышланган 150дән артык материал бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса