Бөгелмәләр, актив булыгыз!
Хөрмәтле бөгелмәләр! Игътибар итегез, алдагы якшәмбедә - 22 май көнне алдан тавыш бирүнең бердәм көне билгеләнгән. Бу көнне шәһәр һәм районыбыздагы сайлаучылар үзләре пропискада торган участокка барып, бюллетень алып, алдагы сайлауларда "Единая Россия" партиясе исемлеге буенча һәм бер мандатлы округларда шул ук партиядән кандидат итеп кемнәрне күрергә телиләр, шуларны яклап...
Хөрмәтле бөгелмәләр!
Игътибар итегез, алдагы якшәмбедә - 22 май көнне алдан тавыш бирүнең бердәм көне билгеләнгән. Бу көнне шәһәр
һәм районыбыздагы сайлаучылар үзләре пропискада торган участокка барып, бюллетень алып, алдагы сайлауларда "Единая Россия" партиясе исемлеге буенча һәм бер мандатлы округларда шул ук партиядән кандидат итеп кемнәрне күрергә телиләр, шуларны яклап тавыш бирә алалар.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып, 2016 елның 18 сентябрендә узачак Дәүләт Думасы сайлауларына партия әһелләре - кандидатларның тәгаен исемлеге төзеләчәк. Бөгелмә муниципаль районында 16 санау комиссиясе эшләячәк: 10сы - шәһәр мәктәпләрендә, 1се - Карабаш бистәсе мәдәният йортында, 5се - Зелёная Роща, Подгорный, Кече Бөгелмә, Наратлы, Берёзовка авыл мәдәният йортлары биналарында.
Барыгызны да алдан тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа