Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдән Карина Гомәрова республикакүләм бәйгедә мактаулы III урын алган

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым - яшел бишек» бәйгесендә бу уку елында иҗади эш - тугра белән 8 муниципаль районнан 23 бала катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр. 26 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар...

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым - яшел бишек» бәйгесендә бу уку елында иҗади эш - тугра белән 8 муниципаль районнан 23 бала катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр.

26 нче апрель көнне, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Туграларга тавыш бирү 27 марттан 20 апрельгә кадәр бәйгенең "Татар иле" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә дә алып барылды. Туграларга тавыш бирү бәйгесендә 90 тавыш җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы Воронов Артур Артемий улы җиңүче булды! Бәйгедә катнашкан барлык тугралар белән "Туган ягым - яшел бишек" бәйгесенең рәсми төркемендә танышып була.

Бәйгене оештыручылар - «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, «Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль автономияле мәгариф учреждениесе, «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» «Нур» милли мәдәният һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге.

Жюри:

  • Гатауллин Раил Мәүлет улы - «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, "Татар иле" татар социаль челтәре җитәкчесе, Казан шәһәре.
  • Мөхәмәтдинов Рият Загретдин улы - Татарстан Республикасының танылган сәнгать эшлеклесе, Россиия һәм Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график.
  • Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзи кызы - Татарстан Республикасының танылган сәнгать эшлеклесе, Россиия һәм Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график.
  • Марданшина Ләйсән - "Mardesign" дизайн студиясе җитәкчесе, Мәскәү шәһәре.

Җиңүчеләр исемлеге:

I. Миннекаев Салават - Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Фаляхиева Альбина Мәсхүд кызы.

I. Гәйнетдинов Мөхәммәд - Кукмара муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Хәйдәрова Гөлфия Минрахман кызы.

II. Исхаков Сәйдәш - Актаныш муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Кашапова Н.Ф.

II. Матвеева Полина - Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Гәйнуллина Әлфия Харислам кызы.

II. Гилязова Рената - Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Хөсәенова Гүзәл Хөбәйтулла кызы.

III. Нәбиуллина Алия - Яр Чаллы шәһәре «А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Нәбиуллина Лилия Тәлгать кызы.

III. Воронов Артур - Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкче: Шәрипова Ф.С., Ганиуллина И.С.

III. Гомәрова Карина - Бөгелмә шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Гайсина Рәзилә Зәкиулла кызы.

Грамоталар тапшырылды:

• Ракипов Раиль - Азнакай муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Самарканова Фәйрүзә Әхтәм кызы.

• Гаянов Айбулат - Актаныш муниципаль районы, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Фаттахова Лениза Динәвис кызы.

• Миңлигулова Карина - Яр Чаллы шәһәре, 4 нче сыйныф укучысы. Җитәкчесе: Иманаева Эльвира Ниал кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса