Бөгелмәдән читтә яшәсәләр дә, безнекеләр бит алар
"Радуга" социаль үзәге хезмәткәрләре, "Безнең кадерле ветераннарыбыз" акциясе кысаларында, Азнакай, Баулы, Җәлил, Лениногорск интернат-йортларында яшәүче Бөгелмә кешеләре янында булып кайттылар. Андыйлар - 50 кеше. Делегация составында БМР башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э. Резванова, социаль яклау бүлеге начальнигы И. Әхмәтова, "Радуга" үзәге директоры А. Татлыева, шәһәр ветераннар советы...
"Радуга" социаль үзәге хезмәткәрләре, "Безнең кадерле ветераннарыбыз" акциясе кысаларында, Азнакай, Баулы, Җәлил, Лениногорск интернат-йортларында яшәүче Бөгелмә кешеләре янында булып кайттылар. Андыйлар - 50 кеше.
Делегация составында БМР башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Э. Резванова, социаль яклау бүлеге начальнигы
И. Әхмәтова, "Радуга" үзәге директоры А. Татлыева, шәһәр ветераннар советы вәкилләре бар иде. Алар читтә гомер итүче якташларыбызның хәлен белештеләр, күчтәнәчләрен, шәһәребез турында альбом тапшырдылар, концерт оештырдылар. Ветераннар үз хәлләрен сөйләделәр, ниләр белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр.
Якташлары тарафыннан мондый хөрмәт күрсәтелүгә алар бик шат булды, күпләре күз яшьләрен яшереп тә тормыйча, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа