Бөгелмәдәге юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде: егетләр автоинспекторлардан качкан (+ФОТО)
Кичә төнлә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр урамында кюветка төшеп әйләнгән Hyundai машинасыннан янгын сүндерүчеләр яшь егет гәүдәсен ала. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Һәлакәт төнге сәгать 3тә була. Ачыкланганча, иномарка йөртүчесе кюветка төшеп әйләнә. Машина эчендә 4 кеше...
Кичә төнлә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр урамында кюветка төшеп әйләнгән Hyundai машинасыннан янгын сүндерүчеләр яшь егет гәүдәсен ала. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш
"Татар-информ" мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте Hyundai машина йөртүчесенең ЮХИДИ экипажыннан качырга теләве сәбәпле килеп чыккан.
Хәбәр ителгәнчә, үлгән егет - 27 яшьлек бөгелмәле - Александ Демидов.
Аның "Вконтакте" битендә якыннары туганнарының кайгысын уртаклаша. Әти кешенең кечкенә кызы калган.
https://kazanfirst.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа