Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә юлларда һаман да куркыныч

9 апрельдә ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү...

9 апрельдә ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы уздырылды. Аны ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреңдениесе җитәкчесе Ислам Галләмов, Горький тимер юлы башлыгы урынбасары Александр Черемнов, республика министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Анда Татарстанда агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү, тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һ.б. турында сүз булды.

Утырышта ТР дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2015 ел башыннан Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә 85 кешенең гомере өзелгән (фаразлар буенча бу сан 97не тәшкил иткән). Шул ук вакытта юл һәлакәтләренең саны һәм аларда зыян күрүчеләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Төп сәбәп - автомобильләрнең югары тизлектә хәрәкәт итүе, дип саный баш инспектор. Бу сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләрне киметү һәм профилактикалауның төп чарасы буларак видеотеркәү системасы файдаланыла. Быел әлеге системалар белән тәэмин ителгән юл участокларында һәлакәтләрдә үлүчеләр саны 33 кешегә кимегән. Ел ахырына кадәр тагын 100 юл участогын яңа видеотеркәү системалары белән җиһазландыру планлаштырыла, ди Рифкать Миңнеханов. Әмма, шул ук вакытта, ул аларның файдалану нәтиҗәлелеге мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте: еш кына җиһазлар автомобиль дәүләт номерларын таный алмый.

Республиканың баш автоинспекторы сүзләренә караганда, ясалма күтәртмәләр урнаштыру да - югары тизлек белән көрәшнең нәтиҗәле механизмы. "Былтыр республика юлларының 121 участогында барлыгы 238 күтәртмә ясалган. Быел да бу эш дәвам иттереләчәк. Мондый күтәртмәләр булган кайбер урыннарда һәлакәтләр саны хәтта 2 тапкырга кимегән", - дип сөйләде ул.

Шамил Гафаров агымдагы елда юл һәлакәтләредә үлүчеләр саны, 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, кимрәк булса да, юлларда транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр санының арта баруын ассызыклады. "Димәк, без кайдадыр эшләп бетермибез. Безгә йөртүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге турындагы үзаңын үзгәртергә кирәк, - диде ул. -Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җәза чараларын куллану кирәк, чөнки йөртүче үзенең җәзага тартылачагын белергә тиеш. Әмма бу гына аз. Йөртүче юлның нәкъ менә бу урынында тизлекне арттырырга кирәк түгеллен үзе аңларга тиеш". Ул бу уңайдан профилактик чараларны, массакуләм матбугат чараларының бу юнәлештәге эшчәнлеген активлаштыру зарурлыгын искәртте.

Ислам Галләмов "2013-2020 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру" федераль максатчан программасын тормышка ашыру, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау юнәлешендә эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясадылар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса