Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә узган 2014 елда 1 404 бала туган, 1 565 кеше үлгән

Табигый үсеш тискәре күрсәткечтә. 2013 елда исә бу сан 1 465 туучыны һәм 1 622 үлүчене тәшкил иткән. Ә Россия күләмендә туучылар рекордлы санга җиткән - 1 миллион 947 мең сабый дөньяга килгән. Ике ел рәттән табигый үсеш күзәтелә - якынча 33 мең кеше. Татарстанда исә инде 4 ел үрчибез....

Табигый үсеш тискәре күрсәткечтә. 2013 елда исә бу сан 1 465 туучыны һәм 1 622 үлүчене тәшкил иткән.

Ә Россия күләмендә туучылар рекордлы санга җиткән - 1 миллион 947 мең сабый дөньяга килгән. Ике ел рәттән табигый үсеш күзәтелә - якынча 33 мең кеше. Татарстанда исә инде 4 ел үрчибез. Узган елда 57 мең 263 бала туган, бу, 2013 ел белән чагыштырганда, 0,1 процентка күбрәк. Гаиләдә икенче, өченче бала алып кайтучылар саны да 2013 елдагыдан 3 процентка арткан. Ләкин беренче бала алып кайтучылар саны кимегән. Бүгенге көндә бер хатын-кызга уртача 1,8 бала туры килә.

Шулай да алдагы елларда сабыйлар тууның кимүе ихтимал, дип фаразлый белгечләр. Чөнки 90 нчы елларда туган балалар саны бик аз, ә хәзер алар үзләре әти-әни булдылар. Шуңа күрә демографик хәлне яхшыртуны стимуллаштыру өчен дәүләт тарафыннан яңа чаралар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса