Бөгелмәдә – “Студентлар десанты”
23 гыйнвар көнне "Студентлар десанты" Бөтенроссия акцияләре кысаларында Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегендә техник-төзелеш көллияте студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды. Студентлар бу көнне төрле бүлекчәләрнең эш тәртибе белән танышып кына калмадылар, үзенә күрә стажировка да уздылар. Ни өчен дигәндә, аларның кайберләре тиздән бирегә экскурсантлар түгел, ә хокук саклау органы...
23 гыйнвар көнне "Студентлар десанты" Бөтенроссия акцияләре кысаларында Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегендә техник-төзелеш көллияте студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Студентлар бу көнне төрле бүлекчәләрнең эш тәртибе белән танышып кына калмадылар, үзенә күрә стажировка да уздылар. Ни өчен дигәндә, аларның кайберләре тиздән бирегә экскурсантлар түгел, ә хокук саклау органы хезмәткәре сыйфатында әйләнеп кайтырга ниятли.
Бүлек эшчәнлеге белән танышу кизү торучылар частеннан башланды. Полиция майоры Иван Ионов "дежурка"ның эш серләре турында сөйләде: смена һәм тәүлек әйләнәсенә халыктан хәбәрләр туплап, телефон аша җавап биреп утыручы хезмәткәрләр белән таныштырды. Студентлар дежур частька җинаятьләр һәм төрле вакыйгалар турында тәүлек саен 100дән артык шылтырату булуын белделәр. Смена начальнигының бурычы - вәзгыятьне тиз арада ачыклау, бәяләү һәм санаулы минутлар эчендә вакыйга урынына оператив-тикшерү төркемен җибәрү. Егет-кызларга начальник күрсәткән видеокүзәтү системасы аеруча кызыклы тоелды.
Экспертиза-криминалистика үзәге начальнигы полиция подполковнигы Дамир Хәләпов хезмәткәрләрнең нинди төр экспертизалар үткәрүе турында бик тәфсилләп сөйләде. ДНК экспертизасына махсус тукталды.
Ветераннар советы рәисе Владимир Паршин студентларны эчке эшләр бүлегенең музее буйлап йөртте. Бөгелмә милициясенең оешкан чорлары, ул вакытта кемнәр эшләве, Гражданнар сугышы елларыннан алып, бүгенге көнгәчә эшләп киткән җитәкчеләр турында сөйләде. Төрле еллардагы кием үрнәкләрен дә яшьләр кызыксынып карадылар.
Студентлар шулай ук тикшерү һәм сорау алу бүлеге хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре турында шактый мәгълүматлар белделәр.
Эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы җитәкчесе Ринат Мусин егет-кызларны әлеге структура эшчәнлеге белән таныштырды.
Полиция хезмәткәрләре көллият тәмамлаучыларга юридик югары уку йортларында белем алуларын дәвам иттерергә киңәш бирделәр. Ул чакта эчке эшләр органнарына офицер дәрәҗәсендә башкарыла торган вазифаларга эшкә керү мөмкинлеге арта.
Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Фотолар - бүлек архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа