Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр

Бөгелмә "Радуга!" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча күрсәтмә дәрес булып узды. Ул "Интернет - озын гомер" дигән махсус проект кысаларында оештырылды. Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрдә югары технологияләргә карата каршылыклар һәм мәгълүмати чикләнгәнлек киртәсен узарга булышу, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру,...

Бөгелмә "Радуга!" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча күрсәтмә дәрес булып узды. Ул "Интернет - озын гомер" дигән махсус проект кысаларында оештырылды. Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрдә югары технологияләргә карата каршылыклар һәм мәгълүмати чикләнгәнлек киртәсен узарга булышу, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру, социаль челтәр аша аралашу даирәсен киңәйтү.

Күзәтүләр Бөгелмә пенсионерларының көндәлек тормышта интернетның кирәклеген ныграк тоя башлаганын күрсәтә. "радуга" үзәгендә тернәкләндерү курслары узучылар да моны дәлилли.

- Мин үзәк китапханәдәге курсларга язылырга . Өйдә компьютерым да бар. Скайп, электрон почта һәм "Вконтакте"да эшләргә өйрәнәчәкмен. Информацион технологияләрне белү хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итәр дип уйлыйм, - ди Татьяна Голышева. - Интернетта, мәсәлән, бәйләү, пешеренү, сәламәтләнү алымнарына өйрәтәләр. Электрон китаплар укып, яраткан музыканы тыңлап, кызыклы фильмнар карап утырырга була.

Бүген бөгелмәлеләрнең бик күбесе инде интернет аркылы табибка языла, түләүләрен түли, поезд-самолётка билет ала, муниципаль һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалана. Өлкән яшьтәгеләр дә калышырга теләми, заман белән бер адымда атларга тырыша. Бу эштә аларга балалары, оныклары, волонтёрлар ярдәмгә килә ала.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса