Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә үлем саталар?

"Кайда үлем саталар? Хәбәр итегез!" дип аталган Бөтенроссия акциясе барышында наркотикларның законсыз әйләнешен ачыклауга Татарстан халкы да үзеннән өлеш кертте. Беренче этап йомгакларына караганда, Россиядә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенә (ТР ФСКН идарәсе) 144 хәбәр килгән. Татарстанлылар наркотик һәм көчле тәэсирле психотроп матдәләрне тарату, саклау, куллану фактлары...

"Кайда үлем саталар? Хәбәр итегез!" дип аталган Бөтенроссия акциясе барышында наркотикларның законсыз әйләнешен ачыклауга Татарстан халкы да үзеннән өлеш кертте. Беренче этап йомгакларына караганда, Россиядә Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенә (ТР ФСКН идарәсе) 144 хәбәр килгән.
 
Татарстанлылар наркотик һәм көчле тәэсирле психотроп матдәләрне тарату, саклау, куллану фактлары турында наркоконтроль хезмәтенең "ышаныч телефоны" аша да, рәсми сайтның интернет-кабул итү юлы белән дә хәбәр иткәннәр. Хәбәрләр уңаеннан уздырылган тикшерүләр барышында 50дән артык җинаять эше кузгатылган, наркотиклар кулланучы 59 кеше административ җавапка тартылган.
Моннан тыш, Наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны"на шылтыратучылар арасында наркотик кулланган кешеләрне тернәкләндерү өчен кемгә я кая мөрәҗәгать итәргә, кабат ул юлга басмасын өчен ни эшләргә, гомумән, бәлагә тарыган кешегә ничек ярдәм итәргә дигән сорауларны да еш бирәләр. Шылтыратучыларның 39 проценты наркотик кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү юллары турында кызыксынган. Һәрбер сорауга җавап, киңәш бирелгән. Белгечләр белән сөйләшкәннән соң Татарстанда яшәүче 5 кеше үз теләкләре белән наркотикларга бәйлелектән арынуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән, бу бик мөһим күрсәткеч.
Акция инде ахырына якынлашса да, Наркоконтроль идарәсенең "ышаныч телефоны" тәүлек әйләнәсенә эшләвен дәвам иттерә. Республикада яшәүчеләр рәсми сайтның интернет-кабул итү белгечләре белән дә элемтәгә керә ала: http://ufskn.tatarstan.ru.
 
Казан наркоконтроль органының "ышаныч телефоны": 8(843) 273-43-45.
 
Әлмәт наркоконтроль органының "ышаныч телефоны": 8(8553) 45-26-94.
 
Бөгелмә наркоконтроль органының "ышаныч телефоны": 8(85594) 4-22-50.
 
Истә тотыгыз: никадәр тизрәк чара күрелә башласа, кешене коткарып калу мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса