Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә белгеч кисәтә

Сез беләсезме, янгыннарның 75 процентка якыны күпкатлы һәм шәхси торак йортларда килеп чыга. Аларда барлык мал-мөлкәт юкка чыга, кешеләр гомере өзелә. Барыбызга да билгеле булганча, янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калу күпкә җиңел, шуңа күрә йортны төзи башлаганда ук аны һәртөрле хәвеф-хәтәрдән саклау зарур. Бу бигрәк тә агач корылмаларга кагыла. Агачны...

Сез беләсезме, янгыннарның 75 процентка якыны күпкатлы һәм шәхси торак йортларда килеп чыга. Аларда барлык мал-мөлкәт юкка чыга, кешеләр гомере өзелә. Барыбызга да билгеле булганча, янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калу күпкә җиңел, шуңа күрә йортны төзи башлаганда ук аны һәртөрле хәвеф-хәтәрдән саклау зарур.

Бу бигрәк тә агач корылмаларга кагыла. Агачны башта ук махсус сеңдергеч май белән эшкәртергә кирәк, электр белән тәэмин итү системасы да дөрес урнаштырылырга тиеш. Әгәр өйдә мич планлаштырылган икән, бу очракта әлеге эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Шулай ук запас чыгу урыннары турында да онытырга ярамый. Янгынга каршы сигнализация урнаштырылсын, кул астында һәрвакыт янгын сүндергеч тә булырга тиеш.

Ә хәзер янгын чыгу сәбәпләренә һәм аның нәтиҗәләренә җентекләбрәк тукталыйк. Янгыннарның 20 процентка якыны электр җиһазлары белән дөрес эш итә белмәү аркасында чыга. Заманча коттеджларда һәм йортларда иске агач корылмаларга караганда янгыннар күпкә аз. Чөнки тузган электр чыбыклары бүгенге интенсив эксплуатациягә чыдамыйлар. Ә менә заманча йортларда бүгенге көндә электр чыбыклары металл трубкаларга төрелгән була. Димәк, кичекмәстән иске йортларда электр белән тәэмин итү системасын тәртипкә китерегез.

Әлбәттә, ут белән дөрес эш итә белмәү янгыннар чыгуның төп сәбәбе булып тора. Шуңа күрә, беренче чиратта, ут белән эш иткәндә үзегез дә бик сак булыгыз, балаларның ут белән уйнавына да юл куймагыз.

Янгыннар вакытында кешеләр күп очракта янгынның үзеннән түгел, ә ис газыннан зыян күрә, һәлак була. Шулай ук янгыннарда торак конструкциясе җимерелү сәбәпле, алар астында калган кешеләр төрле дәрәҗәдәге травмалар алалар. Шуңа да йортны төзегәндә үк төп (несущие) конструкцияләрнең ныклыгына игътибар итегез. Ә янгыннарның нәтиҗәләре барыбызга да билгеле: ут үзе белән бар мал-мөлкәтне алып китеп, кешене бернәрсәсез калдыра.

Р. ЕРМАКОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса