Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә 3 нче каттан сабый егылып төшкән

26 нчы апрель көнне Бөгелмәдә 3 нче каттагы тәрәзәдән 2015 елгы малай егылып төшә. Баш миенең ябык җәрәхәте нәтиҗәсендә, хастаханәдә аның гомере өзелгән. Әлеге фаҗига буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көнне сабый фатирда 7 яшьлек абыйсы һәм туган абыйсы...

26 нчы апрель көнне Бөгелмәдә 3 нче каттагы тәрәзәдән 2015 елгы малай егылып төшә. Баш миенең ябык җәрәхәте нәтиҗәсендә, хастаханәдә аның гомере өзелгән. Әлеге фаҗига буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига көнне сабый фатирда 7 яшьлек абыйсы һәм туган абыйсы белән булган. Аларның берсе кухняда булган, икенчесе дәрес хәзерләп утырган. Эштән кайткан әтисе бүлмәдә ачык тәрәзәгә һәм нәни улының җирдә ятуына тап була.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова да әлеге хәбәрне раслады. Ул баланың исән калу мөмкин булмаган дәрәҗәдә имгәнгәнен шәрехләп үтте.



Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса