Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров белән интервью

Медицина хезмәткәрләре - кеше организмы турында бар әйберне, тормыш һәм үлем турында күп нәрсәне белүчеләр. Табиблар пациентларны энә күзеннән үткәрә һәм аларның игътибарыннан бер генә нечкәлек тә читтә калмый. Белеп торабыз, бу һөнәр романтикадан ерак тора. Медицина хезмәткәрләре дөньяга үз гаиләсенә караган кебек карый һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә ашкынып торучы...

- Владимир Иванович, соңгы 4 елда Зәй шәһәре-нең үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләдегез һәм моннан 9 ай элек кабат Бөгелмәгә әйләнеп кайттыгыз. Әйтегез әле, сезне биредә ничек каршы алдылар?
- Бөгелмә минем туган шәһәрем булмаса да, аны үземнең шәһәрем дип йөртәм. Биредә балаларым туды, шулай булгач, монда тамыр җибәрдем инде дип
саныйм, Бөгелмә - балаларымның туган җире бит.
Ә эшкә килгәндә, мин Бөгелмәдә 1984 елда эшли башладым. Татарстан сәламәтлек саклау министры алдыма яңа бурычлар куйгач, Зәйгә киттем, хәзер кабат биредә, җиң сызганып эшкә керештем.
- Сәламәтлек саклау тармагында җиң сызганырлык та шул. Халык күп зарлана. Без моны журналистлар, халык контроле сайтыннан да карап беләбез. Ә тормышта хәлләр ничегрәк?
- Чыннан да, халык күп зарлана, алар сыйфатлы хезмәт күрсәтүне таләп итә, табибка чират күп дип чаң суга, тар белгечләр янына кереп булмавын хәбәр итеп тора. Бу аңлашыла да. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау тармагында эшне камилләштерергә кирәк. Бу минем өчен мәҗбүри булып тора. Әлеге өлкәдә эшне башладым инде. Алга куелган максат нигезендә, финанс, хокукый мәсьәләләрне һәм кадрларга кагылышлы сорауларны чишәбез.
- Сәламәтлек өлкәсендәге эшне ничегрәк камилләштерәчәксез соң? Нечкәлекләрен, бераз гына булса да, безгә дә әйтеп китсәгезче.
- Бүгенге көндә эшне оештыруда төп җаваплылык шәфкать туташларына төшә бит. Бөтен документларны алар тутырып, эшкәртеп бара, табибның эш вакытын билгели. Биредә эшне белү сыйфатлары гына җитми, ә өлгерлек, җаваплылык, вакытны файдалы куллана белү кебек сыйфатлар да кирәк. Шуңа күрә аларга карата таләпләр арта. Ә табибларга килгәндә, Бөгелмәдә потенциал зур, аларга дөрес юнәлеш бирү генә кирәк.
- Сез эшкә килгәч, сәламәтлек саклау идарә-сендә нинди үзгәрешләр булды?
- Әллә ни үзгәрешләр юк, шулай да яңалыклар бар. Бездә "кайнар элемтә" челтәре эшли башлады. Хәзер Бөгелмә шәһәре һәм районы халкы 4-71-91 номерына шылтыратып, үзенең зарын сөйли, рәхмәтен әйтә ала. Бу телефонга килгән сорауларны автоответчик язып бара. Шунысын әйтәм, анда калдырылган язмаларны бары мин генә тыңлыйм һәм соңыннан тиешле чарасын күрәм. Бөгелмәләрнең сораулары булса, рәхим итсеннәр.
- Бу номерга шылтыратмыйча калмаслар. Тагын бер соравым бар. Халык мәкале "Сәламәтлегең - үз кулыңда" дип әйтә, сез моңа ничегрәк карыйсыз? Чыннан да, бу шулаймы?
- Әлбәттә. Бүгенге көндә сәламәтлек турында кайгырту кешенең төп бурычы булырга тиеш. Бары сәламәт тормыш сукмагына басканда гына сәламәтлекне саклап калып була. Авырырга теләмисез икән, физик күнегүләр ясагыз, актив тормыш рәвеше алып барыгыз дип әйтер идем. Гомумән, безнең заманда төп инвестицияне фатирга, машинага түгел, ә менә чын-чынлап сәламәтлек өлкәсенә салырга кирәк.
- Ә сез үзегез сәламәт тормыш алып барасызмы?
- Ә сез ничек уйлыйсыз? Әлбәттә. Мин эшкә һәрвакыт җәяү йөрим, атнасына 3 тапкыр спорт залына барам. Минем мисалыма һәр бөгелмәле кушылсын иде. Бары сәламәт тәндә генә сәламәт рух була бит. Белгеч буларак, халыкка шуны киңәш итәр идем. Сәламәт булыгыз!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә сезгә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса