Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә укучылары хат яза

Өчпочмаклы хатларны 27 апрель көнне шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбе укучылары язды. Әлеге идеяне 3 нче мәктәп белән 7 нче гимназия укучыларына почта хезмәткәрләре тәкъдим иткән. 3 нче урта мәктәпкә шушы мөһим хезмәт белгечләрен хәтта чакырып алганнар. Биредә 5 нче сыйныф укучылары өчпочмаклы хатларны сугыш һәм тыл ветераннарына юлларга булды....

Өчпочмаклы хатларны 27 апрель көнне шәһәребезнең 3 нче урта мәктәбе укучылары язды.
Әлеге идеяне 3 нче мәктәп белән 7 нче гимназия укучыларына почта хезмәткәрләре тәкъдим иткән. 3 нче урта мәктәпкә шушы мөһим хезмәт белгечләрен хәтта чакырып алганнар. Биредә 5 нче сыйныф укучылары өчпочмаклы хатларны сугыш һәм тыл ветераннарына юлларга булды. Укучылар Бөек Җиңү геройларына үз теләкләрен дә язып куйганнар. Руслан Устимов безгә хатын да күрсәтте, ул анда: "Кадерле Туган илне саклаучылар, мин - Сез саклап калган илнең гражданины, Сезгә зур хөрмәт белән рәхмәт әйтәм, Сезнең алда баш иям!" - дип яза. Әлеге сүзләрне укыгач, күңелдә дулкынлану хисе уяна. Күз алдына гына китерегез әле: 1941 - 1945 елларда өчпочмаклы хат алган тыл ветераннары, фронтта сугыш тынып торган арада өйләренә, якыннарына хат язып салган фронтовиклар (ул елларда почта хезмәткәрләре фронттан - тылга, тылдан фронтка әнә шул формадагы хатлар ташыган) кулларына шундый хат тоттыргач, нинди хисләр кичерәчәк! Менә бу котлау, ичмасам! Монда һәр нечкәлек күздә тотылган: яшел төстәге конвертлар дүртпочмаклы, тик аларны хат язгач, өчпочмак формасында бөкләп төрәләр... Нәкъ сугыш вакытындагы кебек. Укучылар, почта хезмәткәрләре белән берлектә, 70 елдан соң әлеге традицияне яңартып, яңа хатлар язды. Ветераннарга бу хатларны почтальоннар 2 май көнне тарата башлаячак. Конвертларга адреслар язылмаса да, алар
адресатларына барып җитәчәк, дип белдерә почта хезмәткәрләре. Ә ветераннар исә әлеге конвертны янә почта ящикларына сала алачак, әлбәттә инде, үз котлауларын язып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса