Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Сау бул, мәктәп!

25 май көнне шәһәр һәм район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 441 егет һәм кыз зур тормыш юлына аяк басарга әзер икәнлекләрен белдерде. Әлбәттә, моның өчен алда әле дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру сорала. Күркәм бәйрәм шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә дә узды. Әлеге уку йорты үзенең 13...

25 май көнне шәһәр һәм район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 441 егет һәм кыз зур тормыш юлына аяк басарга әзер икәнлекләрен белдерде. Әлбәттә, моның өчен алда әле дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру сорала.

Күркәм бәйрәм шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә дә узды. Әлеге уку йорты үзенең 13 шәкертен олы юлга озата икән. Аларны иң беренче гимназия директоры Фәнис Гайнуллин тәбрикләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысының да дәүләт имтиханнарына кертелүе турындагы боерыкны игълан иткәннән соң, 2015 - 2016 уку елында ирешкән уңышлары, аерым укучыларга предмет олимпиадаларында күрсәткән иҗтиһатлары өчен Дипломнар, акчалата премияләр тапшырды. Инде матур традициягә әверелеп бара, ел әйләнәсендә укуында, төрле олимпиадаларда зур уңышларга ирешкән укучылар арасыннан "Гимназиянең ел укучысы" сайлана. Быел әлеге мәртәбәле исемгә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган Инзил Җәләев лаек булды. Аңа Кубок, истәлеккә бүләкләр, сертификат тапшырылды.

Мәгариф идарәсе вәкиле Фәүзия Мәхмүтова татар гимназиясе укучыларының уку елы ахырына шундый уңышлар белән килүенә сөенечен белдерде. Алга таба дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләре теләгән югары уку йортларына укырга керүләрен теләде. Шул ук вакытта белем нигезләрен биргән гимназияне, укытучыларын да онытмаска, тормышта чын кеше булырга чакырды.

Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын башкаручы Наталья Казанова чыгарылыш сыйныф укучыларын хакимият башлыгы исеменнән тәбрикләде. Аларга киләчәк тормышларында бары тик уңышлар гына юлдаш булуын теләде.

11 нче сыйныф укучыларына теләкләрен быел әле 1 нче сыйныфта гына укыган кечкенәләр дә җиткерде. Теләкләрен алар шигырь юллары һәм җыр белән әйтеп бирделәр. Абыйлары һәм апаларына истәлеккә кечкенә кыңгыраулар бүләк иттеләр, алары исә аны күкрәкләренә беркетеп куйды.

Бәйрәм ахырында Соңгы кыңгырау чыңлады. Укытучыларның, укучыларның, әти-әниләрнең күңелләре тулды, күзләре яшьләнде. Бәхет яшьләре иде алар, хәер, шулай була күрсен.

Бәйрәм соңында олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүчеләр сыйныф җитәкчеләре, гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Нурмөхәммәтова, директор Фәнис Гайнуллин белән истәлеккә фотога төштеләр, теләкләре язылган шарларны һавага очырдылар.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса