Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә укучылары “Бердәм диктант – 2017” дип аталган грамоталы язу дәресендә катнаштылар

25 февраль көнне шәһәр һәм район мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары, Халыкара туган тел көнен үткәрү кысаларында, "Бердәм диктант - 2017" дип аталган грамоталы язу дәресендә катнаштылар. Бу чарадан безнең 3 нче мәктәп тә читтә калмады. Туган тел турында тәкъдим ителгән текстның эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган, аңлаешлы,...

25 февраль көнне шәһәр һәм район мәктәпләренең 8-11 нче сыйныф укучылары, Халыкара туган тел көнен үткәрү кысаларында, "Бердәм диктант - 2017" дип аталган грамоталы язу дәресендә катнаштылар. Бу чарадан безнең 3 нче мәктәп тә читтә калмады. Туган тел турында тәкъдим ителгән текстның эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган, аңлаешлы, җиңел булды. Аның бөек шагыйребез Г. Тукай портреты төшерелгән аерым бланкларда язылырга тиешле булуы да укучыларыбыз игътибарын үзенә җәлеп итми калмады. 116 сүздән торган әлеге диктантны мәктәбебезнең 105 укучысы 100 процент өлгереш белән язды. Нәтиҗәләр куанычлы. Укучыларыбызга киләчәктә узачак барлык сынауларында да уңышлар телибез.

Ана телебезгә булган мәхәббәт, җәмгыятьтә булып торган аерым чараларда чагылудан тыш та, кәгазьдә генә калмыйча, һәрвакытта да аралашу чарасы булып торсын иде дигән изге теләктә калам.

Роза ЙОСЫПОВА, 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса