Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә табибларына Бавлы пациентлары рәхмәт белдерде

Баулы шәһәреннән Хөснуллиннар гаиләсе Бөгелмә бала тудыру йортына килеп, табибларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Моннан бер ел элек аларның иртә срокта хәм аз авырлыкта туган игезәк балалары, табибларның тырышлыгы, профессионализмы белән, шөкер, исән калалар. - Сабыйлар әле хәзер дә исемдә, - дип искә ала ул вакытны яңа туган балалар бүлеге...

Баулы шәһәреннән Хөснуллиннар гаиләсе Бөгелмә бала тудыру йортына килеп, табибларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Моннан бер ел элек аларның иртә срокта хәм аз авырлыкта туган игезәк балалары, табибларның тырышлыгы, профессионализмы белән, шөкер, исән калалар.

- Сабыйлар әле хәзер дә исемдә, - дип искә ала ул вакытны яңа туган балалар бүлеге мөдире Нина Аллёнова. - Пациент безгә бик авыр хәлдә килеп керде. Йөклелек срогы 30-31 атна. Аңа тиз арада операция ясарга карар кылдык, чөнки балаларны да, әнинең узен дә саклап калырга кирәк иде.

Эльвира Хөснуллина үзе исә нәкъ шул 2015 елның июнь көнен куркыныч төш кебек исенә төшерә. Ләкин, ахыры бәхетле тәмамланганга, ул бүгенге көндә сөенеп туя алмый.

- Мине бала тудырырга Казан шәһәренә җибәрделәр. Ләкин, сәламәтлегем бик авыр хәлдә булганга, анда кадәр барып җитә алмыйсың, диделәр. Шулай мине Бөгелмә бала тудыру йортына китереп җиткерделәр. Аллага шөкер, табиблар шундук кирәкле барлык процедураларны уздырып, берьюлы өч кешенең гомерен саклап калу эшенә керештеләр. Бер ел узуга безнең кулларыбызда менә шушындый ике зур бәхет, безнең шатлык-куанычыбыз булыр дип мин ул вакытта әле күз алдына да китермәгән идем, - дип сөйли Эльвира.

Ранель - 1890 грамм, Ралина 1677 грамм авырлыкта туалар. Табиблар да, гаиләнең якыннары да балаларга көчле исем бирергә киңәш итә. Ранель исеме Аллаһтан бүләк ителгән дигәнне аңлата, ә Ралина - кояш мәгънәсен йөртә. Чыннан да, әлеге Аллаһтан бүләк ителгән ике могҗиза хәзерге вакытта әти-әнисенең, туганнарының ике кояшы булып үсә.

Ләкин бала туганнан соңгы тормыш бик җайлы гына бармый. Сабыйлар үсештә артта калмасыннар өчен гаиләгә үзләренең бар вакытларын балаларга багышларга туры килә.

- Безгә Нина Яковлевна һәрдаим Балалар республика клиник хастаханәсе табибларына күренеп, тикшеренеп торырга киңәш итте. Шулай иттек тә. Ай саен Казанга йөрдек, табибларның күрсәтмәләрен үтәп бардык, - ди Эльвира.

- Пациентларыбызны сәламәт, бәхетле килеш күрү безнен өчен зур шатлык, - ди Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йорты баш табибы Рәмилә Кадермаева. - Тормышлары мәхәббәтле булсын, бер-берсенә җылы карашта, сөю-сөелүдә булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса