Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә “Сосновка” лагеренда өрәк яши

"Сосновка" ял-сәламәтләндерү лагере быел 800ләп баланы кабул итәргә җыена. Аларның барысын да биредә күңелле һәм файдалы ял көтә. 200гә якыны инде моның нәкъ шулай икәненә инанды. 7 - 14 яшьлек балалар үз бассейны булган, урман куенында урнашкан лагерьда җәй рәхәтен татыдылар. Әлеге беренче сменаның ябылу бәйрәмендә мин дә булып, балаларның...

Бөгелмә халкы термометр баганасының Сабан туе колгасындагыдай һаман саен югарырак үрмәләвеннән ай-вай килеп йөргәндә, "Сосновка" балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда мәгърур наратлар күләгәсендә урман һавасыннан ләззәтләнеп ял иткәндә биредә Каспер исемле бер бәләкәй өрәк "яшә-гәнлеге" ачыкланды. Әлеге мәгълүматны "Тылсым мәктәбе"нең чыгарылыш кичәсендә, балалар һәм аларның әти-әниләренә сер итеп кенә, вожатыйлар җиткерде. Һәм ул монда инде күптән - 1 июньдә үк килеп урнашкан икән. Әле үзе генә дә түгел, тагын 196 кешедән торган командасы белән. Шушы кечкенә наян-шаяннардан 3 атна эчендә вожатый апа-абыйлары чып-чын тылсымчылар ясап куйган.
6 нчы отряд вожатые Анна Севастьянова әйткәнчә, башта бик авыр булган: һәрбер балага үзгә бер якын килү белән бергә, әле аларны бөтен, дустанә коллективка туплау да кирәк бит. "Ләкин бу тырышлык эзсез югалмый, үз җимешен дә бирә", - ди ул, вожатыйларының корреспондент белән сөйләшеп торганын абайлап алырга өлгергән кызларны кочаклап. "Отрядыгыз ничек дип атала?" - дип сорыйм Анна Андреевнадан. Шул секундта яшен тизлеге белән безне ак футболкалар кигән малайлар, кызлар әйләндереп ала. Һәм барысы бергә, алдан әзерләнеп куйган диярсең, бертавыштай хор белән: "Каспер һәм аның командасы!!!" Әйе, дип уйлыйм эчемнән генә, болар, чыннан да, Касперлар! Чыннан да, команда!
Бу отрядның үзенчәлеге шунда, алар 7 - 9 яшьлек сабыйлар. Күбесе лагерьда әле беренче тапкыр гына. Шуңа күрә дә күз яшьләрсез булмаган. "Мин елау буенча беренче урында, - дип, кечкенә Лиза отряд серен чиште. - Икенче урында Аделина". Ләкин вожатыйлары өйләрен сагынучы балаларга биредә ошасын өчен барын да эшләгән. "Лизаны инде әти-әнисе алып китәргә үк җыенган иде, ләкин соңыннан ул тынычланды, ияләште. Без үзебез дә Лизаны бик якын иттек. Шуңа күрә аны өенә җибәрмәскә булдык. Хәзер исә Лиза шундый күп дуслар тапканына сөенеп туя алмый", - дип сөйли Анна Севастьянова.
Үзенең бүгенге укучыларының күңеленә ачкыч табуда Аннага педагогик белеме булышкан. Ул - КФУ студенты, булачак рус теле һәм әдәбияты укытучысы. "Сосновка"да рәхәтлек белән файданы берләштерә: ял итә һәм, теорияне практикада кулланып, белемен чарлый. Шуның өстенә әле, лагерь хезмәткәре буларак, әҗерен дә алачак.
Бергәләп фотога төшкәч, балалар кичке ашка кадәр тамак ялгап алу өчен ашханәгә ашыкты - смена ябылу бәйрәмендә чыгыш ясарга көч җыярга кирәк.
Ә мин, фотографияләр, лагерь расписание белән бизәлгән стенд янына җыелган бала-чаганы күреп, шунда ашыктым. Зурлар югында үзара нәрсә турында сөйләшәләр икән алар? Әлбәттә инде, лагерь турында! Кайсы көн иң кызык, иң шәп һәм истә калырлык булып үткән, шул хакта гәпләшәләр. Берләренә "Магия дөньясына сәяхәт" ошаган, икенчеләренә "Белоснежка һәм җиде гном" дип исемләнгән көн хуш килгән. Өченчеләре исә Нарния Короле һәм Королевасыннан таң калган. Ә 14 яшьлек Данил Сәмигуллинга барысы да ошаган. Ул - беренче отряд вәкиле, "Тылсым мәктәбе"нең "Винкс" факультеты укучысы. "Ә нигә соң "Винкс", ул бит кызлар турындагы мультфильм?" - дип сорыйм нәни әңгәмәдәшемнән. "Отряд исемен без барыбыз бергә уйлап таптык. Алар бит шундый курку белмәс, дус һәм матурлар", - дип җавап бирде ул. Данил үзе - 8 еллык стажлы хоккейчы, "Сосновка"га геофизик әтисе киңәше белән Лениногорск шәһәреннән килгән.
Лагерь начальнигы Любовь Хөсәенова әйтүенчә, бирегә Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Нурлат, Казан шәһәрләреннән "ТНГ-рупп" җәмгыятенең барлык подразделениеләрендә хезмәт итүчеләрнең балалары килгән. "Беренче сменада без 200гә якын бала кабул иттек. Җәйге каникул ахырына кадәр әле тагын өчне ачарга җыенабыз. Һәр смена үз тематик юнәлешендә эш алып бара. Монысын, мәсәлән, "Тылсым мәктәбе" дип атадык, - дип, Любовь Ильинична лагерь тормышы хакында мәгълүматлар җиткерде. - Һәм чып-чын мәктәп кебек үк, ул белем бирү процессының бар аспектларын үз эченә ала: әхлакый, эстетик, хәрби-патриотик тәрбия; спорт, хезмәт, сәхнә күнекмәләрен үстерү, шулай ук артистлык талантларын ачу. Ләкин без шунысын истән чыгармыйбыз, балалар биредә, беренче чиратта, ял итәләр, шул исәптән укудан да".
Любовь Хөсәенова сөйләгәннәрне балалар һәм вожатыйлар ул кичтә сәхнәдә күрсәтте. Алар биеделәр, җырладылар, флейтада уйнадылар, гәрчә моңа кадәр әле бу музыка коралын кулларына да алмаган булсалар да. Сикерделәр, йөгерделәр, чаптылар, спорт гимнастикасы, көрәштә осталыкларын күрсәттеләр. Ә алар шундый шәп артистлар булып чыкты! Халык әкиятләренең заманча "тылсымлы" эшкәртүендәге күренешләр куйдылар, мәгънәле дә, көлкеле дә булган скетч-лар күрсәттеләр. Милли бәйрәмебез Сабан туе да читтә калмады. Үз куллары белән пластик шешәләрдән ясаган, матур итеп бизәгән гармуннары гына да күргәзмәләрдә урын алырлык! Афәрин!
Менә шундый тылсымлы, могҗизалы талант һәм осталыкның шаһитлары булдык без ул кичтә. "Тылсым мәктәбе" чыгарылыш кичәсен билгеләп узды. Ә аның укучылары барысы да имтиханнарын "5" кә тапшырды. Кояш батуга, балаларны күмәк отряд җырлары һәм "Сосновка" гимны белән бергә саубуллашу учагы көтә иде. Чөнки быелгы җәйнең тәүге сменасын инде "Голливуд" дип аталган, беренчесе кебек үк могҗизалар тулы икенчесе ашыктыра.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса