Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә районында чыккан янгында кеше гомере “яна” (+ФОТОЛАР)

Кичә 17 сәгать 18 минутта "Глонасс-112" системасы буенча Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Яшьләр урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә. 17 сәгать 30 минутта 21 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткәндә, йорт януы күзәтелә. Йорт бер катлы, щитовой, кирпеч белән тышланган, түбәсе шифер белән капланган, электр, газ кертелгән. Янгын...

Кичә 17 сәгать 18 минутта "Глонасс-112" системасы буенча Бөгелмә районы, Кодаш авылы, Яшьләр урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә.

17 сәгать 30 минутта 21 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килеп җиткәндә, йорт януы күзәтелә.

Йорт бер катлы, щитовой, кирпеч белән тышланган, түбәсе шифер белән капланган, электр, газ кертелгән.

Янгын вакытында өйдә аның хуҗасы - 1969 елгы ир-ат була.

18 сәгать 15 минутта янгын тулысынча сүндерелә.

Ут афәте нәтиҗәсендә, 49 яшьлек йорт хуҗасы вафат була, зыян күрүчеләр юк.

"Янгынның сәбәпләре ачыклана", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Ю. Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса