Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә осталары – Спас ярминкәсендә

Традиция буенча август ае башында Алабуга муниципаль районында Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Биредә Россиянең 140лап шәһәр һәм бистә-сеннән, шулай ук Кырым, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Белоруссия, Греция, Эквадордан меңнән артык декоратив-ясалма сәнгать осталары катнашты.

Ирина ИБӘТУЛЛИНА,
"Район үзәкләштерелгән клублар системасы" учреждениесе директоры.
Киң колачлы ярминкәдә Бөгелмә муниципаль районы үзәкләштерелгән клублар системасының авыл мәдәният йортлары осталары: Зеленая Роща һәм Кече Бөгелмә мәдәният йортларының түгәрәк җитәкчеләре О. Миронова белән Л. Пырочкина, Ключи мәдәният йорты мөдире Н. Леонтьева һәм шул ук учреждение остасы Е. Федорова да катнашты. Бөгелмәләр бәйләнгән әйбер-ләр, рус халык курчаклары, чорма уенчыклары, тасма һәм сәйләннән ясалган картиналар тәкъдим иттеләр. Бөгелмә осталарының күргәзмәсе Спас ярминкәсе тамашачылары арасында зур популярлык казанды. Катнашучылар үзләре исә гамәли сәнгать җимешләре күргәзмәсен карау, кыңгырау чыңын тыңлау һәм бөтен Россия фольклор коллективлары чыгышын тыңлау мөмкинлегенә
ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса