Бөгелмә мөхтәсибәте кайгы уртаклаша
Бөгелмә мөхтәсибәте, куркыныч автокатострофада Азер, аның хәләл җефете һәм аларның 13 яшьлек уллары һәлак булу сәбәпле, гаиләнең туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша. Азер - Бөгелмәдә әзербайҗан диаспорасының күренекле вәкиле. 48 яшьлек көр күңелле, дәрт-дәрманы ташып торган, юмарт, оптимист кешенең гомере бер мизгелдә өзелүенә ышануы авыр. Ул берничә ел рәттән...
Бөгелмә мөхтәсибәте, куркыныч автокатострофада Азер, аның хәләл җефете һәм аларның 13 яшьлек уллары һәлак булу сәбәпле, гаиләнең туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша.
Азер - Бөгелмәдә әзербайҗан диаспорасының күренекле вәкиле. 48 яшьлек көр күңелле, дәрт-дәрманы ташып торган, юмарт, оптимист кешенең гомере бер мизгелдә өзелүенә ышануы авыр. Ул берничә ел рәттән Бөгелмә үзәк мәчетендә хәйрия ашлары үткәреп килде. Хәләл җефете белән акыллы, талантлы, яхшы күңелле малай тәрбиялиләр иде...
Кызганыч, якын кешеңне югалту - ул зур кайгы. Бары вакыт кына бу яраның сызлавын азмы-күпме баса ала.
Бөгелмә муниципаль районы мөхтәсибәте дә, югалту кайгысын кичерә, гаиләнең туганнарына, якыннарына Аллаһ җиңеллек вә сабырлык бирсен. Бакый дөньяга күчкәннәргә җәннәт җимешләре насыйп итсен.
Без барыбыз да Аллаһка сыенабыз, һәм Аллаһ каршысына киләчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа