Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә кызы велосипедта сәяхәт итә

Бөгелмә кызы Мария Коковенкова - иң кыю, тәвәккәл хатын-кызларның берсе. Ул 1 апрель көнне велосипедта герой-шәһәр Севастопольгә юл алды. Узачак маршрутын Мария Бөек Ватан сугышында вафат булган хатын-кызлар истәлегенә багышлый. Юлда 9 Майга кадәр булачак. Бәйрәм көнендә Мария Коковенкова Севастопольнең төп һәйкәленә Бөгелмә веногын куячак. Мария белән бергә 2 700...

Бөгелмә кызы Мария Коковенкова - иң кыю, тәвәккәл хатын-кызларның берсе. Ул 1 апрель көнне велосипедта герой-шәһәр Севастопольгә юл алды. Узачак маршрутын Мария Бөек Ватан сугышында вафат булган хатын-кызлар истәлегенә багышлый. Юлда
9 Майга кадәр булачак. Бәйрәм көнендә Мария Коковенкова Севастопольнең төп һәйкәленә Бөгелмә веногын куячак.
Мария белән бергә 2 700 километрлы маршрутны узарга Әлмәт кызы Наталья Батаева да кушыла. Бу - аның идеясе. Ерак юлга чыгу идеясен "Единая Россия" партиясе вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Бөгелмә автомобильчеләр мәктәбе күтәреп алган.

Юлга чыгу әзерлеге берничә ай алдан башлана. Иң беренче чиратта, иганәчеләрне табалар. Матди ярдәмне "Бөгелмәнефтепродукт", "ПСБ" җәмгыятьләре, "Мастер Кляйн" фирмасы күрсәтә.
26 яшьлек Мария Коковенкова велосипедка, үзен сәламәтләндерү, буыннарын ныгыту максатыннан, 4 ел элек утырган була. Хәзер ул үзен спортчы дип саный. 9 Май бәйрәмен каршы алу маршрутына чыгу уңаеннан тагын да төплерәк итеп спорт белән шөгыльләнә башлаган. Формада булу өчен кыз гыйнвар аеннан бирле көн дә күнегүләр ясый, чаңгыда шуа, велотренажерда үз осталыгын шомарта.
Мария белән Натальяны һәр зур шәһәрдә каршы алачаклар. Бу эшне яшьләр һәм "Единая Россия" партиясе вәкилләре оештырган. Беренче тукталыш - Самара шәһәрендә. Хәерле юл, кызлар!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X