Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Бөгелмә Җиңү көненә әзер

Шәһәребез көннән-көн матурлана, күркәмләнә бара. Яз җитеп, көннәр җылына башлау белән һәркайда төзелеш, төзекләндерү эшләре җанланып китте. Быел бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә әлеге эшләргә зур җаваплылык белән карау сизелә. Бу - замана таләбе, тормыш кануны. Җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте мәктәпләрне һәм торак йортларны...

Шәһәребез көннән-көн матурлана, күркәмләнә бара. Яз җитеп, көннәр җылына башлау белән һәркайда төзелеш, төзекләндерү эшләре җанланып китте. Быел бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә әлеге эшләргә зур җаваплылык белән карау сизелә. Бу - замана таләбе, тормыш кануны.

Җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте мәктәпләрне һәм торак йортларны ка- питаль төзекләндерү, "Уңайлы мохит", "Авыл клублары", авыл участковыйлары өчен күпфункцияле йортлар төзү кебек социаль проектларда актив катнаша - мәсәлән, 2014 елда шәһәрнең 4 нче һәм Ключи авылындагы мәктәпләрне төзекләндерде, "Уңайлы мохит" программасы буенча социаль объектларда эшләде. Быел да зур тәҗрибә туплаган төзелеш оешмасына шулай ук җаваплы объектларны ышанып тапшырганнар: "Стройсервис" җәмгыяте төзүчеләре 2015 елда Циолковский урамында 50 фатирлы торак йортны төзү эшенә керешәчәк, Татар Димскәе авылында авыл участковые өчен хезмәт һәм торак урыны булган йортны тиздән сафка бастырачак, Кодаш авылындагы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре алып бара. Иң мөһиме, бөтен илебез белән зурлап билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңүгә 70 ел тулу көненә - 9 Майга кадәр алар "Мәңгелек ут" мемориалын, Геройлар аллеясын реконструкцияләү кебек бик тә җаваплы эшкә алынганнар. "Мәңгелек ут" мемориалында эшләр тәмамланып килә. Геройлар аллеясында каһарманнарыбызның бюстларын урнаштырганнар, аларны Екатеринбургта корыч кою заводында эшләгәннәр икән. "Бөгелмә колхознигы" самолеты үз урынына "очып" кайтып урнашкан инде. Мемориалның үзәгендә күккә ашкан стелада сугыш башланган һәм тәмамланган еллар янәшәсендә бик тә урынлы яңа барельеф пәйда булган - ул сугыш чорында тол калган хатын-кызларга һәм сугыш елы балаларына багышланган. "Төзүчеләребез үзләренә тапшырылган әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар, - ди "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе, тәҗрибәле төзүче Анатолий Красильников. - Биредә эш башланганнан бирле объект шәһәр җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды, системалы төстә башкарма комитет, подряд оешмасы, архитектура бүлеге белгечләре катнашында күчмә утырышлар уздырылды". Бу мөһим проектны гамәлгә ашыруга ТР бюджетыннан җәмгысе 25 миллион 160 мең сум акча бүлү каралган. Аларның төп өлеше, билгеле инде, бюстларны, аларны кую өчен постаментларны эшләтүгә киткән. Мемориал үзе дә яңартылган - граниттан эшләнгән затлы материал белән каплатылган, тирә-юненә брусчатка җәелгән, агачларның корый башлаганнары җыеп алынган, яңалары утыртылган. Җаваплылыгы чикләнгән "Стройсервис" җәмгыяте директоры Анатолий Красильников фикеренчә, төзүчеләр сынатмас, 9 Май көнне "Мәңгелек ут" мемориалы бөгелмәләрнең һәм шәһәребез кунакларының күңелләрен шатландырып, заманча реконструкцияләнгән, яңартылган һәм матурланган хәлдә каршы алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса