Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Безнекеләр – наркоманиягә каршы көрәштә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ел ахырында җөмһүриятебез территориясендәге мәдәният-ял итү учреждениеләренең наркоманияне профилактикалау юнәлешендә алып барган социаль-мәдәни проектлар смотр-бәйгесенә йомгак ясады. Республика муниципаль районнары клублары тәкъдим иткән 19 хезмәт арасында Бөгелмә районыннан биш проект тәкъдим ителгән иде.

Ирина ИБӘТУЛЛИНА,
үзәкләштерелгән клублар системасы директоры.
Безнекеләр тәкъдим иткән биш хезмәтнең өчесе бәйгенең лауреатлары дип танылдылар. Менә алар җиңүче проектлар: Техника йортыннан "Полотно жизни" (җитәкчесе - Л. Хөсәенова, директор урынбасары); Зелёная Рощадан "Здоровье. Молодость. Успех" (җитәкчесе - О. Бородина, авыл мәдәният йорты мөдире); Кече Бөгелмәдән "Жить здорово" (җитәкчелә-ре - М. Рыжакова, мәдәният йорты мөдире, Л. Пырочкина, түгәрәк җитәкчесе).
Декабрь аенда Казанда ТР Мәдәният министрлыгы бинасында "Мәдәният-ял итү учреждениеләре чаралары ярдәмендә наркоманияне профилактикалау" дигән темага узган "түгәрәк өстәл" очрашуына җиңүче про-ектлар авторлары да чакырулы иде.
Номинантлар яшьләрне тәрбияләүнең психологик аспектлары турында сөйләделәр, үз хезмәтләренең асылын бәян иттеләр һәм ул проектлар буенча барлык катнашучылар фикер алыштылар. Бөгелмәләрнең эшләре эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде.
Киңәшмә соңында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Аларга Дипломнар, учреждение өчен ноутбук-лар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса