Бездә – зур куаныч
Татар Димскәе мәктәбе укучыларының бүгенге көндә шатлыклары эчләренә сыймый. Моның сәбәбе: мәктәпнең спорт мәйданчыгы соңгы көн таләпләренә туры килә торган спорт җиһазлары белән тулыландырылды.
Безнең, ата-аналарның, бу куаныч белән яраткан газетабыз "Бөгелмә авазы" белән дә уртаклашасыбыз килде. Форсаттан файдаланып, газета аша шушы эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы рәвештә башкарганнары өчен Бөгелмә РУЭСы җитәкчелегенә һәм анда эшләүче бригада эшчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Болар: бригада җитәкчесе - Т.Яминов, эшчеләре - М.Нуретдинов, М.Бардин, И.Хөббәтов.
Киләчәктә дә эшләрегездә зур уңышлар юлдаш булсын, гаиләгездә һәрчак тынычлык хөкем сөрсен. Сәламәт булыгыз!
Барлык ата-аналар исеменнән,
Р.Касыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа