Без Россия гражданнары
Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан Туган якны өйрәнү музеенда балигълык яшенә җиткән 11 яшь бөгелмәлегә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Әлеге вакыйгада Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең Почетлы гражданины Хәмит ага Шафиков та катнашты. Балалар паспортны нәкъ аның кулыннан алды. Соңыннан сугыш ветераны Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, истәлекләре...
Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан Туган якны өйрәнү музеенда балигълык яшенә җиткән 11 яшь бөгелмәлегә тантаналы шартларда Россия Федерациясе
гражданины паспорты тапшырылды.
Әлеге вакыйгада Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең Почетлы гражданины Хәмит ага Шафиков та катнашты. Балалар паспортны нәкъ аның кулыннан алды. Соңыннан сугыш ветераны Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.
Хәзер укучылар илнең парламентына тавыш бирергә һәм сайланырга, референдумда катнашып, хөкүмәт алып барган сәясәткә карата үз фикерен белдерергә һәм үзләрен президент постына кандидат итеп тәкъдим итәргә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа