Берләштерелгән сессия узды
Сишәмбе көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды. Сессия үзенең көн тәртибендә барлыгы 15 сорауны тикшерде. Болар чираттагы гаммәви тыңлауларны билгеләү; район территориясендә күрсәтмә мәгълүмат чараларын кую һәм аннан файдалану, реклама конструкцияләрен урнаштыру тәртибе; халык дружиналары булдыру өчен территория чикләрен ачыклау; Бөгелмә территориясен төзекләндерү Кагыйдәләренә...
Сишәмбе көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды.
Сессия үзенең көн тәртибендә барлыгы 15 сорауны тикшерде. Болар чираттагы гаммәви тыңлауларны билгеләү; район территориясендә күрсәтмә мәгълүмат чараларын кую һәм аннан файдалану, реклама конструкцияләрен урнаштыру тәртибе; халык дружиналары булдыру өчен территория чикләрен ачыклау; Бөгелмә территориясен төзекләндерү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү; муниципаль яшьләр парламенты булдыру; муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә кагылышлы хокук бозулары өчен җаваплылыкны арттыру; җирле үзидарә, сайлау
комиссиясе органнарында эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән тәҗрибәләр уздыру тәртибе, сроклары, шартлары һәм шулай ук муниципаль хезмәт вазифаларын башкаруга дәгъва итүчеләр тарафыннан бирелә торган документларга кагылышлы сораулар иде. Сессия аларның һәммәсе буенча да тиешле карарлар кабул итте.
Шулай ук Бөгелмә район һәм шәһәр Советларының элеккеге сессияләрдә кабул ителгән муниципаль хезмәт вазифаларына дәгъва итүчеләргә мөнәсәбәттә кабул ителгән кайбер карарларга үзгәрешләр кертелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа